Музей – үткәннәргә сәяхәт. Музей – халык хәтере, ул халкыбызның бай тарихы, мәдәнияте, гореф-гадәтләре, йолалары, шәхесләре белән таныштыра.
Музей бүлмәсе 2018 елда авыл халкы тарафыннан булдырылган. Бу — бүгенге һәм үткән заман очраша торган урын.
«Музейга шәһәр һәм районнардан 13 яшүсмер килде. Музейда алар үткән заман рухына чумдылар. Монда гаҗәеп экспонатларны сәгатьләр буе карарга мөмкин. Безнең бабаларыбызның хезмәт кораллары, борынгы әйберләр һәм көнкүреш предметлары, узган гасырда кигән киемнәре белән таныштырдык, аларны ничек тегүләре турында сөйләдек. Борынгы йортлар нинди булган, нәрсәләрдән салынганнар, рус пиче һәм анда нәрсәләр пешергәннәр, авылның мәдәни һәм иҗади тормышы — боларның барысы турында да кунакларга аңлаттык», — диде мәдәният йорты җитәкчесе Ясминур Гыйззәтуллина.
Нет комментариев