Хәбәрләр

Россиядә чыбыклы радионы кулланылышка кертергә мөмкиннәр

Россия цифрлы үсеш министрлыгы элемтә тармагы үсеше стратегиясенә шуңа кагылышлы төзәтмәләр кертергә җыена.

Министрлыкта моны гадәттән тыш хәлләр булган очракта, халыкка тиз арада хәбәр итү өчен мөһим дип исәплиләр. Иң элек, күп катлы йортлардагы радио челтәре яңартылачак.

Билгеле булганча, илебез халкының 70 проценттан артыгы күп квартирлы йортларда яши. Чыбыклы радио интернетка да, электр утына да бәйсез рәвештә эшли, аның өчен кибератакалар да куркыныч түгел. Чыбыклы радио челтәре бары тик Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, Севастопольдә генә сакланып калган һәм хәзерге таләпләргә туры килерлек итеп үзгәртелгән.


Нет комментариев