Хәбәрләр

Әниләр көненә шигырьләр

Әниләр темасы күп кенә язучыларның иҗатында аерым бер зур урын алып тора. Сезгә Георгий Ибушев, Зинаида Захарова, Елизавета Малова, Елена Данилова шигырьләрен тәкъдим итәбез.

Әнкәйгә

Эскертләргә сыек томан сарган,

Таллар чумган сагыш эченә. 

Әнкәй бүген никтер уйга калган 

Һәм тутырып яккан миченә.

Тәрәз әмне каккан җылы җилләр

Инде киткән ерак киңлеккә. 

Пошкырынып инеш аръягында, 

Акрын гына атлар су эчә.

Кырау булып көзләр төсе төшкән,

Төркем — төркем кошлар күченә.

 Әнкәй менә никтер уйга калган,

Сөялгән дә җылы миченә.

Георгий Ибушев

* * *

Әниемә

Табыныңнан ризык өзелмәсен,

Тәмле булсын эчкән чәйләрең.

Тыныч булсын, әни күңелләрең.

Жылы гына булсын җәйләрең.

Ачы җилләр сиңа орынмасын,

Тәрәзәңдә утлар сүнмәсен.

Сызламасын иде кул-аягың.

Башкайларың кайгы күрмәсен.

Авырлыклар сине урап үтсен,

Яшькә чыланмасын күзләрең.

Беркайчан да онытмабыз, әни,

Безгә әйткән назлы сүзләрең.

Барыр юлың әле булсын озын,

Алтын гына булсын гомер көзең.

«Гел бәхетле яшә, әни!», — диеп,

Теләк тели сиңа олы кызың.

Зинаида Захарова

* * *

Әни салган ипи

Төнгә каршы әни камыр баса.

Таңнан торып мичкә ипи салыр.

Кем уйлаган шул ипинең тәме

Тел очында диеп мәңге калыр?!.

Ул пешергән ипи, кая барсак,

Кем ишеген генә каксак та,

Безнең белән булды, каршы алды,

Төн урталарында кайтсак та.

Киткән чакта аны, бик кадерләп,

Барыбызга тигез итеп бүлеп,

Күчтәнәчкә тыга... Ә аннары

Саташтыра ипи, төшкә кереп.

Ул пешергән ипи кояш кебек,

Безнең өчен бәхет кошы да ул.

Без менәсе тормыш үрләренең

Ярсу язы, салкын кышы да ул.

Елизавета Малова

Күкчәчәкле тәкыяләр

Төш төш инде: кемдер күктә оча,

Я, булмаса, тирән диңгез кичә.

Бүген мин дә балачакка кайттым,

Сабый чагым күрдем, элеккечә.

Яланаяк ердым тузанны да,

Өндәгечә чирәм чыгын тойдым.

Бакчабызда агачларны кочып,

Туган нигез, өебездә булдым.

Безнең урам. Сабый чагым, имеш,

Ишетәм дә кебек әйткән сүзем...

Төш төш инде, чынбарлыктан аеры-

Мин үземне күзәтәмен үзем:

Урам-юлдан йөгерәм, мин нәни кыз,

Тузганактай оча тузган чәчем.

Кырдан кайта әни, кулларында

Күкчәчәктән үргән тәкыясе.

Чебиләгән аяк, тузанлы бит,

Тузган чәч өстендә күк тәкыя!..

"Менә, хәзер матур булдың«,-диеп,

Әни көлеп, мине кочып сөя!

Күкчәчәкләр!.. Сихерләнгән кебек,

Тыным кысылганы һаман истә!..

Көн дә эштән сине каршыларга

Әни, бәгырем, яшәр идем төштә!

. **** ***** ****

Иген басуларын узган чакта

Башак арасыннан чәчәк эзлим.

Күрәм! Зәңгәр чәчәк! Әни күзе!..

Серле генә күз кысканын күзлим.

Әкерен генә пышылдый ул, гүя,-

«Син бит безгә якын, таныш чалым.

Онытмадык сине, чәчби кызый,

Без бит синең татлы балачагың!

Җый әле син безне, үр тәкыя.

Исеңдәдер әнкәң өйрәткәне.

Без сагынган кебек, ул да сине,

Бәхил булып, күктән күзәтәдер!»

Тәкыямне киеп күккә карыйм,

Күк тә зәңгәр, нәкъ чәчәкләр кебек!

Күкнең төсе булган шул чәчәкләр

Карый миңа әни үзе кебек!

Елена Данилова


Нет комментариев