Егетләрнең күбесе өлешчә мобилизация башланган көннән үк шунда. Кызганыч, арасында туган якларына кире әйләнеп кайта алмаганнары да бар. Ә исәннәр белән элемтә өзелми.
Мәдәният йорты җитәкчесе Инна Драндрова әйтүенчә, беренче елларда ялга кайткан егетләр чараларда катнашудан да баш тартмаган. Әмма соңгы вакытта шау-шудан читтә булырга тырышалар икән.
— Авыл кешеләрендә дә бәйрәм кайгысы түгел. Концертларны туктатсагыз да ярый, диләр. Шуңа күрә җыр-биюне читкә куеп, патриотик чаралар гына уздырабыз. Әниләр, Әтиләр көнен билгеләп үтәбез, — ди Инна Драндрова. — Күбесе өйләнмәгән. Яраланып кайткан егетләр дә бар. Алар белән аралашып торабыз. Барысының да исән-сау әйләнеп кайтуын көтеп калабыз.
Эльвира Морозова — ике бала анасы. Улы Алексей СВОга өлешчә мобилизация башлануга ук киткән:
— Казанда юллар төзү эшендә иде ул. Үзебезнең районга җибәргән булганнар. Менә шул вакытта чакыртып алдылар. Леха инде алдан ук белгән. Повестканы хәрби комиссариатка үзе барып алган. Болай озакка сузылыр дип уйламадылар да. Сынауларга ничек түзәләр диген? Дүрт елдан артып китте инде. Улыбызга хәзер 31 яшь. Гаиләсе Яшел Үзәндә яши. Йокламаган көннәребез дә күп. Иртән сәгать 4 тә үк торып теләк тели башлыйм. Ул вакытта әбисе дә исән иде әле. Ике оныгы СВОга китте аның, моны бик авыр кичерде олы кеше...
Безнеке гел алгы сызыкта хезмәт итте. Икешәр ай буе хәбәрсез яшәгән чаклар да аз булмады. Быел улыбыз госпитальгә эләкте. Берничә тапкыр яраланган булган. Дәваланырга кушкач та, егетләрне ташламыйм, дип баш тарткан. Бу юлы бик җитди булган шул. Ике тәүлек аңсыз яткан. Могҗиза белән генә исән калганына үзе дә ышанмый әле. Дүрт ел эчендә ни генә күрмәделәр бит…
Надежда Корникованың улы Кирилл кечкенәдән әтисенең абыйсы кебек хәрби булырга хыялланган. Мәктәптә укыганда ук «Юнармия» ярышларына йөргән. 11 нче сыйныфтан соң башкаладагы танк училищесына укырга кергән.
— Теләгенә каршы килмәдек. Уку йортын тәмамлагач, Улан-Удэга хезмәт итәргә җибәрделәр. Аннан контракт төзеп, бер елга СВОга киткән иде. Хәзер менә өч ел булды инде. Хәрби бурычым, диде. 24 яшь кенә әле үзенә. Бер атна хәбәре булмаган иде, бүген шалтыратты. Авылга елга бер генә мәртәбә кайта. Бар теләге исән-сау әйләнеп кайту, — ди өч бала анасы Надежда.
Әмма әйләнеп кайтырга насыйп булмаганнар да бар. Исән булса, Евгений Воробьевка 39 яшь булыр иде. Үз әниләренә кирәк булмаган ике баласын хәзер әти-әнисе үстерә... Берсе 9 нчы сыйныфта укыса, икенчесе көллияттә белем ала.
— Без башта Пермь краенда яшәдек. Евгений бакчага йөргәндә үк беренче булырга яратты. Мәктәп автобусына алдан кермәсә, юл буе елап кайта иде. Шуңа күрә яшьтәшләре аны гел алга уздыра иде. СВОга үзе теләп китте. Көчен күрсәтәсе килгәндер дип уйлыйм. Берничә айдан ук элемтә өзелде, ярты ел хәбәрсез яшәдек. Аннан инде үлем хәбәрен җиткерделәр, — ди әнисе Рәйсә. — Ярдәм итәргә атлыгып торды. Кечкенә чакта басудан ромашка, кыңгыраулар өзеп бүләк итә иде миңа. Армиядән дә чәчәксез кайтмады. Сагынып яшим үзен. Бала югалтудан да ачы хәсрәт юк икән.
Ватаным Татарстан, Сәрия Мифтахова.
Нет комментариев