Төрледән-төрле

Мандарин кабыгының көнкүрештәге файдасы

Мандарин кабыкларын ташларга ашыкмагыз.

  • Пирог яки кекс пешергәндә кабыгын блендерда ваклап, онга кушсаң, камыр тәмле була. 
  • Мандарин кабыгын аяк киеме эчендәге исне бетәрә.
  • Шкафка кием арасына тыксаң да исләрне бетерә. 
  • Суыткычта исләрне бетерү өчен мандарин кабыгы куегыз. Мандарин кабыгына тоз сибеп җибәрегез.
  • Чәчләргә маска ясау өчен дә мандарин кабыгы ярый. Блендерда кабыкларны ваклагыз да, шушы ботканы чәчкә сылап куегыз. Унбиш минуттан юып төшерегез.

Өмет журналы

Фото: «Туганайлар»


Нет комментариев