Минзәлә районының Кадрәк авылына 1732 елда нигез салына.
Кадрәк авылы Татарстанның Минзәлә шәhәреннән 26 км көньяктарак Минзәлә елгасы буенда, гүзәл табигать кочагында урнашкан. Минзәлә яр буена ике бертуган — Кадербәк һәм Җәмбәк атлы кешеләр килеп урнаша. Ярның бер ягына — Җәмбәк, икенче ягына — Кадербәк үзләренз торак төзиләр. Шушы кеше хөрмәтенә авылга Кадрәк исеме бирелгән дип сөйлиләр борынгылар.
XVIII йөз — XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле — игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук умартачылык, чабата үрү, олаучылык, көнлекчелек кәсепчелеге тарала. 1920 елга кадәр Кадрәк авылы УФА губернасының Минзәлә өязе Минзәлә волостена керә. 1920 елдан —ТАССРнын Минзәлә кантонында, 1930 елның 10 августыннан — Минзәлә, 1935 елның 10 февраленнан Ворошилов районы, 1957 елның 29 ноябреннан Яна Юл, 1959 елның 12 октябреннән Минзәлә районына составына кергән.
1930 елда авылда «КИМ» колхозы оештырыла. 1950 елда Молотов исемендәге колхоз составына керә, 1957 елда «Колхоз имени Кирова» дип үзгәртелә.1959-2006 елларда —Калинин исемендәге колхоз, 2006 елдан «Минзәлә таннары» агрофирмасы җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте составында була. Халкы крәстиян-фермер хуҗалыкларында, «Минзәлә таңнары» агрофирмасы җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.
1912 елда Кадрәк авылында башлангыч мәктәп ачыла, 1930 елда —жидееллык, 1967 елда-урта мәктәп була, ә 2011 елда —тулы булмаган урта белем бирү мәктәбе итеп үзгәртелә..
Ф.Сафиуллина фотосы
Нет комментариев