Кайбыч сәнгать мәктәбендә ел саен үткәрелә торган «Мәдәни шимбә. Милли костюм: буыннарны бәйләүче җеп» акциясе узды.
Бу чара яшь буында Россиянең мәдәни мирасына сакчыл мөнәсәбәт формалаштыруга һәм халык костюмының тарихы, символикасы, сәнгать үзенчәлекләре белән таныштыру аша традицион халык мәдәниятен популярлаштыруга юнәлтелгән.
Рәсем сәнгате бүлеге укытучылары Светлана Бартязова һәм Камилла Сафиуллина Россия халыкларының киемнәре турында сөйләп кенә калмыйча, балаларга костюмнарны киеп карарга да биргәннәр. Күлмәкләр арасында керәшен костюмы да булган. Аның һәр элементы белән якыннан таныштырганнар.
Нет комментариев