«Үгет» кенәгәсеннән алынды.
Закон белүче берәү урыныннан торып, Иисусны сынап: «Эй, Өйрәтүче, мәңге тормышка урнашыр өчен, мин ни кылыйым?» — дигән. Ул аңар: «Законда ни дип язылган, ничек дип укыйсың?» — дигән. Ул: «Алла Ходаеңны бар күңелең белән, бар җаның белән, бар көчең белән, бар уең белән сөй дип язган», — дигән. Иисус аңар: «Син дөрес җавап бирдең; шулай кыл, тере торырсың», — дигән. Әмма ул үзен дөрескә чыгарыр өчен, Иисустан сораган: «Минем якыным кем соң?». Иисус: «Бер кеше Иерусалимнан Иерихонга төшеп бара икән, шунда талаучыларга очраган; алар аның өстеннән киемен салгызып алып, үзен яралап, үләрлек итеп калдырып киткәннәр.
Шул юлдан ук бер священник бара икән; ул аны күргән дә узып киткән. Шуның күк бер левит та шул урынга туры килеп, ул кешенең янына барып караган да узып киткән. Аннары бер Самария кешесе атланып бара икән; ул кешегә туры килеп, аны күреп, кызганган. Якын килеп, аның яраларын май белән сөртеп бәйләгән, аннары аны ишәк өстенә атландырып, узгынчылар кереп куна торган өйгә алып барып, анда аның өчен сагышланган.
Иртәгесен киткән чагында, ике динарий чыгарып, шул өйнең иясенә биреп әйткән: «Моның өчен сагышлансана, әгәр дә моннан артык акча тотсаң, мин кайтышлый сиңа түләрмен». Талаучыларга туры килгән кешенең якыны шул өч кешенең кайсысы дип уйлыйсың?» — дигән. Ул: «Аңар изгелек иткәне», — дигән. Иисус аңар: «Бар, син дә шулай кыл», — дигән«. (Лк. 10, 25-37).
Эй туганнар, Алла каласы Иерусалимнан Иерихонга төшеп баручы кеше дип, Евангелиедә язылган кеше кем булды икән? Аның мәгънәсе болай: Иерусалимнан Иерихонга төшүче кеше дип, монда җазыклы булган, Алла йөзеннән, Аның Законыннан язучы, Алладан бирелгән ару иркенне яхшыга тотмый, яманга әйләндерүче кеше әйтелә. Әмма талаучылар очрап, аның өстеннән киемнәрен салгызып алып, тәненә күп яралар ясап, кыйнап киткәннәр дигәне — үз иркен яманга әйләндереп, аны Алла боерокларыннан яздырып, усал юлга җибәреп, уйларын усаллык белән тутырып, җаннарын ялангач калдыручы кешеләр була.
Әмма тәнендәге яралар дигәне — кешенең җазыклары; әшәкелеккә, азгынлыкка салынып, санын, гәүдәсен хәлсезләндерүче, бигрәк тә җанын җазыклар белән яралап бетерүче кешеләр була. Яраланган кеше янына баручы священник белән левит, аның үләр хәлдә ятканын күрсәләр дә, булышмыйча узып киткәннәр дигәне — Иске Закондагы корбаннарның җазыклы кешене җола алмаганын күрсәтү була.
Шулай шул, Иске Закондагы корбаннарның берсе дә кешене җола алмаган. Ул багыттагы корбан — тик соңгы гомердә буласы, адәмнәрне җолар өчен Голгофа тавында Үзен-Үзе корбанга китерәсе Христосны гына белгертеп торган. Бу җазык яралары белән җанын үләр хәлгә төшергән кешегә кем булышты икән, аңар изгелекне кем кылды икән? Аңар изгелекне иудей башлыклары көлкегә куеп, шакшыга, җенләнгәнгә санап торган Самария кешесе күрсәткән. Ят халык, үзгә динне тотучы кеше аңар изгелек иткән.
Монда, шул Самария кешесенә охшаш китереп, Иисус Христос Үзен әйткән. Иисус Христос җазыкланган адәм затына ни кылды икән, аңар ни дип изгелек итте икән? Ул җазыкланган адәм затына җазыкларыннан ничек җолынырга, ничек төзәлергә кирәкле нәрсәләрнең барын да кылган, барысын да күрсәткән.
Мәсәлдә әйтелгәнчә, талаучыларга очраган кешене жәлләп, аның яраларын Самария кешесе май белән сөртеп бәйләгән күк, Алла Улы Иисус Христос та адәм нәселенең җазык яралары белән җаннарын яралап бетергәнне, төзәлергә ич тә юннәре калмаганны күреп; мәңгегә харап булмасыннар дип, Үзенең зур изгелегеннән, күктән җиргә төшеп, гел кеше күк булып, һичбер җазыксыз, гаепсез көе, безнең өчен каты азапларга чыдап, канын агызып, качка кадакланып үлеп; Үзенең терелеп торуы арткылы егылганнарны торгызган, чирләгәннәрне савыктырган, үлгәннәрне тергезгән. Шулай итеп, һәркемне мәңге терелекле иткән.
Яраланган кешегә изгелек итеп кенә калмаган, аны узгынчылар кереп куна торган өйгә алып барып, анда аның өчен сагышланган Самария кешесе күк, Коткаручы Христос та җазыкланган адәм заты өчен азапланып кына калмаган, дөньяда торучы кешеләргә җазык яраларыннан тазарырга, җан чирләреннән төзәлергә, мәңге азаптан котылырга йорт торгызган, шул йортны чиркәү дип атаган. Шушы ару чиркәүдә генә котылырга мөмкин, тазарта торган, төзәтә торган урыны шушы, моннан бүтән урын юк, моны белеп торыгыз.
Самария кешесе киткән чагында, яраланган кешене шул йортның иясенә тапшырган. Шулай Христос та адәм затының явызлыклары өчен качта үлеп, өченче көнендә терелеп торганнан соң, Үзенең каны белән җолган кешеләрне Алла йортына — изге чиркәүгә кертеп, аларны карап, алар өчен сагышланып торырга дин сөйләүчеләргә — священникларга тапшырган.
Барыбыз да бу эшләре өчен, безне шул хәтле сөйгән өчен, Алла Улы Иисус Христоска бик тау итик. Аннары тагын Христос өйрәткәнчә, ару чиркәү кушканча торып, Ходайның күңелен табарга да тырышыйк. Алла Христосның бу Самария кешесе турында әйткән мәсәленнән тагын да бер гыйбрәт алыйк. Алла Улы җазыкланган адәм затын сөйгән күк, без дә бер-беребезне якын күреп, бер-беребезне сөеп торыйк.
Нет комментариев