18 ноябрь көнне Алексеевск районының Красный Баран авылында берьюлы ике вакыйга — «Яңа уңыш түгәрәк уены» район фольклор бәйрәме һәм капиталь ремонттан соң авыл мәдәният йортын ачу тантанасы булды.
«Яңа уңыш түгәрәк уены» тугызынчы ел инде җырларын, йола-гадәтләрен саклап калучы иҗат коллективларын җыя. Кунакларны ипи-тоз белән каршы алдылар, ә фойеда керәшен, татар, рус, чуаш һәм мордва мәдәниятенә багышланган милли күргәзмәләр оештырылды.
Бәйрәм сәхнәсендә Алексеевск районының «Бәрәнҗәр», «Айбагар», «Вечерок», «Дуслык», «Хыял», «Горница», «Шурмпуҡ», «Рәйхан», «Нур», «Садовый умарь» һәм башка авыл коллективлары чыгыш ясады. Үз чыгышлары белән тамашачыларны «Багалмам» һәм «Карендәш»фольклор ансамбльләре дә сөендерде.
Һәр чыгыш бер-берсе белән янәшә яшәүче халыкларның мәдәнияте никадәр бай һәм үзенчәлекле булуын искә төшерде. Яңартылган мәдәният йортының үз тарихының яңа битен нәкъ менә шундый бәйрәм белән ачуы символик мәгънәгә ия. Аның төп кыйммәте-ата-баба мирасын саклаучы һәм аны киләсе буыннарга тапшыручы кешеләр.
Алексеевск яңалыклары
Нет комментариев