Хәбәрләр

Хуҗа Хәсәннән тыл ветераны Елизавета Данилова 11 яшендә колхозда эшли башлый

Кайбыч районының Хужа Хәсән авылы җирлегендә бүгенге көндә ике тыл ветераны гомер кичерә.

Сугыш хыялларны җимерә

Вакыт үткән саен тыл ветераннарының саны кимеп бара. Нишлисең, дөнья шундый бит. Шуларның берсе – Елизавета Антоновна Данилова (Мартынова) 1931 елның 15 ноябрендә Хуҗа Хәсәндә туган. Әти-әнисе колхозда эшләгән, балалар бер-бер артлы якты дөньяга аваз салып, тәгәрәшеп үскәннәр. Кызганычка, Бөек Ватан сугышы бөтен өметләрен, хыялларын, балачакларын гына юк итеп түгел, ятим дә иткән.

«Әтисе Антон Яковлевич сугыш башлангач ук военкоматка чакырыла һәм сугышка алына, октябрь аенда чолганышка калып, пленга эләгә һәм Польшада концлагерьдә 1941 елның декабрендә җәзалап үтерелә. Аның хәрби язмышы турында соңрак Лиза түтинең оныклары эзләп таба. Шулай итеп, 6 бала белән әнисе Евдокия түти тол кала. Кием-салым җитешми, ашау начар. Елизавета авыл мәктәбендә 4 классны тәмамлагач, укуын дәвам итә алмый. Әнисенә булышып, колхозда яшелчә бригадасында эшли. 

Сугыштан соң яшьләрне юл төзелешенә, урман эшләренә җибәрәләр. Бу эшләрне дә башкарырга туры килә аңа. Күп авырлыклар күрсә дә, Лиза түти тыныч кына:

«Ул елларда барыбызның да бертөрле язмыш булды, бергә еладык, бергә күңел ачтык. Тик авылдашларыбызның әтиләре исән-сау әйләнеп кайта башлагач, бик кыен булды. Әнием белән кочаклашып елый идек», – ди. 

Тормыш арбасы тәгәри бит, яшьлек тә үзенекен дәвам итә. Ул авыл егете Георгий белән 1956 елның маенда гаилә корып җибәрәләр, алты балага гомер бүләк итеп, матур тормыш итәләр. Георгий электромонтер булып Турминское авылында подстанциядә эшли, авылдашларына электр уты кертәләр. Ә инде Лиза түти колхозда эшли, яшелчәлектә, төрле эшләрдә һәм шикәр чөгендере үстерәләр. Хуҗа Хәсән колхозында бу үсемлек күп үстерелгән һәм уңдырышлы булган. Соңрак Георгий дәдәй колхозда терлекчелектә эшләгән. 2002 елда нык авырып мәңгелеккә күчә», — дип Лиза түтинең үткәне турында сөйләде авыл җирлеге ветераннар советы рәисе Ольга Боярина. 

Лиза түти гөлләр ярата
Лиза түти гөлләр ярата

Бүгенге көнгә сөенеп яши

Лиза түти бүген улы Валерий белән яши. Балалары, оныклары төрле якларга таралган булса да, әнисе янында еш булалар. Әлбәттә, кече кызлары Лариса тормыш иптәше Владик белән әнисенең ярдәмчеләре һәм куанычлары, чөнки алар күрше Иске Тәрбит авылында гына яшиләр һәм һәр көнне күрешәләр, аралашалар.

Лиза түти бүгенге тормышына бик шат, ул 6 баласына, 16 оныгына куана, аларның уңышлары, эшләре турында даими сорашып тора. Ә инде тагын 16 оныкчыгына алдагы тормышларында куанычлы мизгелләр булсын иде, сугышлар булмасын диеп тели. Әлегә 1 оныкчыгы гаиләле, бәхетләре булсын. «Мин онык-оныкчыклар күрергә хыялланам әле», — ди ул. 95 яшьлек Лиза түти җәйләрен бакчадан керми диярлек, яшелчә, җиләк-җимеш үстерә.

О.Боярина фотолары.


Нет комментариев