Хәтер-хатирә

Бер фотосурәт тарихы

1932 елда төшерелгән әлеге фото белән Мамадыш районының Владимир авылында яшәүче Галина Михайлова таныштырды.

— Бу фото минем өчен бик тә кызыклы. Ул 1932 елда җырак әби (Анастасия) белән җырак бабай (Роман) өендә төшерелгән. Беренче балалары Михаилга — 2 яшь. Җырак әби кырыенда — карт әби Ольга (җырак бабайның анасы), аның белән янәшә — карт җырак әби (җырак әбинең анасы). Димәк, уртада — ике кодагый. Артта басып торучысы — җырак бабайның энесе Иван. Үзләренең ишегалларында төшүләре билгеле. Минем уйлавымча, авылга фотограф килгән, дигән хәбәр булуга, түбәнге урамда яшәүче карт җырак әбине төшеп алганнардыр. Бу — җырак бабайның авыл советы секретаре булып эшләгән еллары. Аны бары кешегә яхшылык кылучы, гадел кеше буларак искә алганнар.

Нинди авыр заман булуга карамастан, тиешенчә киенү гадәте булган. Хатын-кызларда катлаулы баш киеме. Ә йөзләреннән мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек бөркелә. Чын мәгънәсендә килер буынга калдырырлык мирас бу.


Нет комментариев