Зәй районының Югары Мәлем авылында татарлар, керәшеннәр, руслар бердәм булып, тату яшиләр.
Югары Мәлем мәктәбе махсус хәрби операциядә катнашучыларга даими рәвештә ярдәм итәргә тырыша һәм бүген дә дәвам итә. Алар инде 2023 елдан башлап хәрби операциядәгеләр өчен ипи киптерәләр.
«Укытучылар, мәктәп хезмәткәрләре һәм укучылар хәрбиләр өчен чираттагы гуманитар ярдәмне җыйдылар. Бу юлы да алар киптерелгән икмәк (сухари) әзерләделәр. Киптерелгән икмәк озак саклана, аны үзең белән алу уңайлы. Шуңа күрә солдатлар өчен бу бик кирәкле ярдәм. Мәктәпнең пешекчеләре Нина Ганиева һәм Лариса Гафиятуллина икмәкне киптереп, банкаларга тутырдылар. Яңа икмәкне Шәйнуровлар гаиләсе китерде, ә Бариновлар гаиләсе икмәкне киптереп, порцияләргә бүлә. Оештыручылар әйтүенчә, киптерелгән икмәкләр бик тәмле килеп чыга», — ди тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе Ландыш Насыйрова.
Нет комментариев