Хәбәрләр

Ноябрь ахырына кадәр яңгырлы җылы һава торышы сакланачак

Бу вакытта һава температурасы климат нормасыннан 6-7 градуска югарырак булачак.

20 ноябрьдә Татарстанда яңгыр, урыны белән юеш кар явачак. Көндез явым-төшем азрак булачак: кайбер районнарда гына бераз яңгыр явачак. Җил көчле булып сакланачак, тизлеге секундына 16 метрга кадәр җитәчәк. Төнлә термометр баганалары −1..+2 градус күрсәтәчәк, көндез һава +1.. + 5 градуска кадәр җылыначак. 

Шимбә көнне, 21 ноябрьдә, республика циклон йогынтысында калачак. Болытлы һава, урыны белән уртача яңгыр явуы көтелә. Төнге температура +1..+4 градус, көндезге температура +3..+ 6 градус булачак.

Якшәмбе, 22 ноябрьдә, һава торышының үзгәрүе көтелми. Болытлы һава сакланачак, яңгыр явачак. Көндез урыны белән җилнең тизлеге секундына 17 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Төнлә +1..+4 градус, көндез +3.. + 7 градус булачак.

Татарстан Республикасы Гидрометүзәгенең беренчел мәгълүматларына караганда, киләсе атна башында, 23 һәм 24 ноябрьдә, төбәктә шулай ук җылы һәм яңгырлы булачак. Катнаш характердагы явым-төшемнәр булырга мөмкин. Көндез температура 0дән +3 градуска кадәр булыр дип көтелә.


Нет комментариев