Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

Олы уразаның өченче атнасы – Качка башыру атнасы

Бу атнада чиркәүдә келәү вакытында, Иисус кадакланган Качны символлаштырган Качка башыралар.

Православиедә 7 көнлек атна атнакөннән (воскресеньедан) башлана. Чиркәү атнаны седмица дип атый. Белгәнебезчә, Олы ураза җиде атна (яки җиде седмица) дәвам итә. Һәрбер атнакөн келәве киләсе атнаның мәгънәсен һәм уйлану өчен бер тема билгели, күрсәтә. Олы уразаның һәрбер атнасының үз исеме һәм җисеме бар.

Олы уразаның беренче атнасы – Православиены данлау
Олы уразаның икенче атнасы – Изге Григорий Палама истәлеге 

Олы уразаның өченче атнасы – Качка башыру атнасы. 

Бу атна – Олы уразаның уртасы. Русча аны “Крестопоклонная” диләр. Чиркәү безгә Ходай Патшалыгына ирешү җиңел юл түгел, ә киресенчә авыр хезмәт икәнен искәртә. Кимсетелгән, хыянәт ителгән Иисус Үзе кадакланасы урынга Үз Качын Үзе күтәреп алып барган. Ул арыган, егылган, аны кыйганнар һәм яңадан Үз Качны алып барырга мәҗбүр иткәннәр. Ни өчен без, кешеләр, Олы уразаны ахырына кадәр узарга уйлап та, авырлыклар алдында туктап калабыз икән? Юлдан тайпылдыңмы, егылдыңмы? Тор, алга бар! Христоска мең тапкыр авыррак булган. Һәм ул башка тора алмаслык итеп егылгач, аңа ярдәмгә Симон исемле кеше килгән. Шулай итеп безгә дә, ярдәмгә мохтаҗ вакытта Ходай кулын сузар. Үзебезнең көчкә генә ышанганда, ураза тоту, әлбәттә, авыр булыр. Ә менә Ходай ярдәме белән уразаны тотарбыз һәм аннан бәрәкәт алырбыз.

Ышанулар буенча, 631 елда Олы ураза вакытында Иисус кадакланган Тормыш бирүче Кач табылган. Христианнар иман әйтеп һәм яңа табылган Качка башырганнар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев