Хәбәрләр

«Тумар» ансамбле «Безнең йорт – Татарстан» фестивале лауреаты булды

Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан, М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында республикакүләм «Безнең йорт — Татарстан» этномәдәни фестиваленең гала-концерты уздырылды.

«Безнең йорт — Татарстан» фестивале, Татарстанда яшәүче барлык халыкларның бердәмлеген ныгыту һәм рухи байлыгын саклау максатыннан, 2012 елдан башлап уздырыла.

Сайлап алу турлары берничә районда узды. Казанда узган зона этабында Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә эшләп килүче «Тумар» вокаль-инструменталь ансамбль дә бар иде. Җитәкчесе – Алина Ахметшина.

Профессиональ артистлар белән беррәттән сәхнәгә фестивальнең сайлап алу турларында җиңүчеләре дә чыкты, алар иҗади яктан Россиянең иң күпмилләтле төбәкләренең берсен тәкъдим иттеләр. 

Фестивальнең Дипломы белән бүләкләнүчеләр арасында карендәшләр дә бар иде. «Тумар» вокаль-инструменталь ансамбле Лаурет булды.

 


Нет комментариев