Полина Гыймазетдинова: «Яктылыкны яшереп булмый»
Хәбәрләр

Полина Гыймазетдинова: «Яктылыкны яшереп булмый»

Яр Чаллы балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Полина Гыймазетдинова белән мавыгуның һөнәргә әйләнүе, әти-әнисенең авылын, керәшен этникасын акварель ярдәмендә кәгазьгә төшерүе турында сөйләштек.

Ул Варшавада туган, Менделеевскида үскән, инженерлык белеме алып, төзелештә эшләгән, ә хәзер балаларны рәсем ясау осталыгына өйрәтә. Акварель белән авыл пейзажлары, этник портретлар ясый. Полина Гыймазетдинова: «Үземне профессиональ рәссамга санамыйм», — ди. Ләкин нәкъ менә аның шикелле кешеләр, күңел кушуы буенча, сәнгатьне саклый. 

Сәләт гаиләдә бирелә 

Полинаның һөнәргә юлы бормалы. Сөйләшергә өйрәнгәнче үк, диярлек, рәсем ясый башлый. Әти-әнисе хуплап, баланың рәсемнәрен квартирдагы бөтен стеналарга элеп куя торган булганнар. Дүртенче класста әнисе аны сәнгать мәктәбенә алып бара. Булачак рәссам ныклы нигезне шунда ала.

Полина ясаган керәшен кызы
Полина ясаган керәшен кызы

Ләкин ул, укытучыларның сүзенә карамыйча, югары уку йортына сәнгать профиле буенча кермәгән. «Ул чакта да рәссам булу модада түгел иде, хәзер дә шулай», — дип искәртә Полина. КХТИны инженер-технолог белгечлеге буенча тәмамлаганнан соң, кияүгә чыккан. Кызы тугач, 2022 елга кадәр төзелеш фирмасында инженер булып эшләгән.

Әмма иҗаттан туктамаган: стена паннолары, бәйләү, чигү, мебель һәм кухня савыт-сабасын бизәү... «Соңгы декрет ялында кулга кабат пумала алдым һәм акварель белән „чирли“ башладым», — дип искә ала Полина. Сәнгатьтән аерылмаячагын аңлап, Яр Чаллы педагогия университетында сынлы сәнгать укытучысы белгечлеге ала. Ә улы балалар бакчасына баргач, кызы укый торган балалар сәнгать мәктәбенә килә. Директор аның акварель белән ясалган картиналарына карап, шунда ук эш тәкъдим итә. 

Бу гаиләдәге сәнгатькә омтылыш — очраклылык түгел. Полинаның әнисе Валентина Максимова — профессиональ рәссам һәм чигүче, керәшен җәмәгатьчелегендә яхшы танылган шәхес. Ул танылган рәссамнарның репродукцияләре булган китаплар сатып алган, ә кызы аларны «юкарып, тишелеп чыкканчыга кадәр» караган. Ул әнисенә калькадан бистәрләргә чигү өчен бизәкләр күчерергә ярдәм иткәнен хәтерли. «Әни һәрвакыт сокланып, рәсемнәремне мактады», — ди Полина. Әтисе дә үзенчә иҗат кешесе: йорттагы бөтен җиһазны үз куллары белән ясаган. «Безнең квартир шәһәребездә иң матуры булгандыр», — ди ул. Аның иҗатында төп тема — үскән туфрагы.

Табигатькә аерым урын бирә
Табигатькә аерым урын бирә

Күңел кушуы буенча

Полина күбрәк әти-әнисе хәзер яшәгән авыл пейзажын ясый. «Бу — бик матур урын, анда җаныма рәхәт», — ди ул. Җәен әти-әнисендә кунак булганда, табигатьтә эшли, авылга мольбертсыз кайтмый да. Дүрт бала әнисе үз шәһәрендә дә иҗаттан туктамый.

«Таулар һәм диңгезләр миннән ерак, шуңа да күңелгә якын нәрсәне ясыйсы килә», — дип аңлата рәссам. Классик натюрмортларны сирәк яза, сәнгать мәктәбендә алардан бераз арыганлыгын таный. Натюрмортлары, күбесенчә, чәчәкле. "Үзенчәлекле сакраль, борынгы атмосфера«ны тапшыру максатыннан, этник темалы станоклы натюрмортлар да иҗат итә.

Этника Полинаны күптәннән җәлеп итә, ә соңгы вакытта аны нәкъ менә керәшен этник сәнгате үзенә тарта. «Бәлки, яшем барадыр, ә бәлки, генетик дәрәҗәдәге омтылыштыр. Минем әни — этнограф, керәшен костюмнарын өйрәнә дә, тегә дә. Әти һәрвакыт тарих белән кызыксына, безнең ыру агачын XVII гасырга кадәр торгызган», — дип сөйли ул.

Аның эшләрендә этника — «үз тамырларыңны аерым тою, үткәннәр белән аралашу, әби-бабайларыбыз тормышы аша хәзергебезне ачарга һәм аңларга теләү». Нәрсә ясарга икән дип, озак уйланмый ул, үзе күргән яки кичергән нәрсәне шунда ук эләктереп ала, яки кинәт кенә күңелендә берәр идея туа. Аннары инде алар, буялар ярдәмендә кәгазьгә түгелә. Кайвакыт башына килгән идеянең күңелендә айлар буе йөреп «өлгерүе» кирәк.

«Үземне рәссам яки этника сакчысы дип әйтмим, моны бары тик күңел кушуы буенча эшлим. Минем өчен, „дөньяга керәшенчә караш“ — башлангычларга, традицияләргә, тарихыбызга мөрәҗәгать итү. Һәм ул безнең буында өзелмәсен иде», — дип фикер йөртә Полина Васильевна.

«Картиналарны үзең өчен ясыйлар» 

Картинаның ничек тууы турында Полина: «Эшләрем рәсем ясарга теләктән башлана», — ди. Эшкә барганда матур куак, чәчәк күреп илһамлана, өенә кайта һәм шуны кәгазьгә төшерә. Көннәр яхшы торганда, эштән соң якындагы паркка яки яр буена йөгерә. Авылдан да «илһам йөге» белән кайта. «Илһам мине әлегә калдырмый, теләгәннең барысын да чагылдырырга вакыт һәм күнекмәләр генә җитми», — дип әйтә ул.

Полина Гыймазетдинова
Полина Гыймазетдинова

Һәркемдәге кебек, ясаган картиналары арасында үзе уңышсыз дип санаганнары да юк түгел. Рәсем сәнгатендә акварель — кәгазьдә төзәтергә һәм яңадан эшләргә мөмкинлек бирми торган техника. «Акварель хаталарны кичерми», — ди рәссамнар. Шуңа күрә уңышсыз эшләр тәҗрибә буларак кына кабул ителеп, караламага китә».

Ә картина кайчан әзер була? «Һәрвакыт бераз гына «әзер түгел», рәссам аны һәрвакыт камилләштереп төгәлләргә тели, ләкин вакытында тукталу мөһим», — дип искәртә Полина. Ул Павел Третьяковның үз галереясенә Репинны картиналарын «төгәлләргә» кертмәгәнен искә ала. Күзләр һәм баш арый башлагач, Полина ясаудан туктый һәм бер көннән яки атнадан соң, детальләрне төгәлләү өчен кабат шул эшенә әйләнеп кайта.

Кем өчен иҗат итүе турындагы соравыма, язма герое драматург Моэмның цитатасы белән җавап бирде: «Картиналарны, ясамый түзеп булмаганга һәм үзең өчен ясыйлар». «Минемчә, барлык иҗат кешеләре бу әйтем белән килешер. Бу яшәешеңнең һава һәм ризык кебек үк кирәкле шартына әйләнә. Һәм миңа аңлаулары яки тоюлары мөһим түгел», — ди ул. Ләкин шунда ук мөһим нәрсә өсти: «Сәнгать кешеләрдә уңай эмоцияләр генә тудырырга тиеш. Хәзерге заман сәнгатендәге эпатажны һәм пычракны кабул итмим».

Полина ясаган картина
Полина ясаган картина

«Рәхмәт — үзе бүләк»

Полина өчен уңыш — үз мавыгуының балалар сәнгать мәктәбенә эшкә китерүендә. «Үземне профессиональ рәссамга санамыйм»,— дип әйтүче Полина данга омтылмый, Картиналарын социаль челтәрдәге «бите»ндә дусларына күрсәтә, алар мәктәп стеналарында эленеп тора, коллектив күргәзмәләрдә дә катнаша, сирәк кенә сата. «Туганнарга, дусларга һәм яхшы танышларга сату оят», — дип, күп өлешен бүләк итә.

Этника буенча берничә эшен Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәккә дә бүләк иткән. Ни өчен нәкъ менә анда? «Чөнки этник темадагы картиналар өчен мәдәни үзәк — иң яхшы урын. Анда аларны аңлый торган тамашачы йөри. Бу картиналар махсус эшләнмәгән, аларда — билгеле бер мизгелдә «кәгазьгә түгәргә» теләгән уй-фикерләре. Якын арада мәдәни үзәккә тагын берничә эш бүләк итәчәк. «Чын күңелдән рәхмәт әйтсәләр, эшем өчен зур бүләк», — ди рәссам Полина.

«Дөнья белән аралашу ысулы»

Полина сәнгать турында Ван Гогның: «Сәнгать — тормышта җаннары яраланганнар өчен юаныч», — дигән сүзләрен дә искә төшереп үтте. Аның өчен сәнгать — дөнья белән аралашу ысулы. «Бөтен кешеләр дә сүзләр белән сөйләшми: кемдер музыка, кемдер бию, шигърият, рәсем аша аралаша». 

Әгәр барысын да аңлата торган бер картина язарга мөмкин булса? «Барысын да аңлату безнең кулыбызда түгел, мин хәзерге мизгелдә күргәнне һәм тойганны ясыйм. Ә иң яхшы рәссам — табигать — Ходай, без аны беркайчан да уздыра алмаячакбыз. «Мин табигать бөеклеге алдында мескен», — дигән Левитан үзе дә, ә минем кебекләр турында әйтеп торасымы?!».

Пумаланы яңа кулга алучыларга Полинаның мастер-классларда кабатлый торган киңәшен җиткерәбез: «Шедевр ясарга тырышмагыз, рәсем ясау барышыннан ләззәт алыгыз». Һәм искәртә: «Рәсем ясау — бик тәэсирле психотерапия ысулы, баш мие дә күбрәк эшли. Алга таба, Ходай кушса, күргәзмәләр дә булыр. Әгәр бу „яктылык“ икән, аны яшереп булмый», — ди Полина Гыймазетдинова.


Нет комментариев