Хәбәрләр

Керәшен яшьләре «Покрау чыңы» дип аталган тамаша күрсәтте

14 октябрь көнне Казан шәһәренең Халыклар дуслыгы йортында керәшеннәрнең иң күркәм бәйрәмнәренең берсе — Покрауга багышлап «Покрау чыңы» бәйрәм концерты узды.

Покрау — нинди бәйрәм ул? 

Покрау — көзге иң әһәмиятле христиан бәйрәмнәренең берсе. Ул авыл хуҗалыгы эшләре тәмамлану һәм кыш башлану чорына туры килә. Бу — Җир-Ананы хөрмәтләү, уңыш өчен рәхмәт әйтү, һәм келәү итү бәйрәме. Шулай ук, ул көнне һәр керәшен йортында, җыелган уңышлардан Покрау пиругы пешерелә. Без — яшьләр дә бу йолаларны күреп, аңлап үсәбез. 

Яшьләр — сәхнә йолдызлары 

«Покрау чыңы» концертының төп үзенчәлеге — аның яшьләр проекты булуында. Бу чара инде 6 ел рәттән керәшен яшьләренең инициативасы белән оештырыла һәм һәр ел саен яңа талантларны ача. Аны Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк белән берлектә Республика төбәк керәшен иҗтимагый оешмасының «Бәрәкәт» яшьләр бүлеге оештыра. Концертта тәҗрибәле артистлар белән бергә сәхнәгә беренче аяк баскан талантлы егет-кызлар да чыгыш ясый. «Бәрәкәт» керәшен яшьләре бүлегенең җитәкчесе Игорь Шрыков мондый концертның яшьләргә үзләренең талантларын күрсәтүгә һәм танытуга этәргеч булуы турында әйтте: 

— Бу кичәнең максаты: гореф-гадәтләрне, традицияләребезне, җыруларыбызны, биюләребезне саклау. Шуның белән берлектә яшь керәшен артистларына зур сәхнәгә беренче адым ясарга булышабыз, — диде Игорь. 

Иң башта сәхнәгә эстрада һәм театр өлкәләрендә матур иҗаты белән сөендерүче, быел «Айбагыр» лагеренда вожатый да булган талантлы егетебез Иван Пугачев йөгереп менде. «Кул чабыгыз», «Көлегез», «Катырак көлегез» табличкаларын күрсәтеп, тамашачаны кыздырды, янәсе, килгәнсез икән — тик кенә утырмагыз, сәхнәдә чыгыш ясаучылар да илһамланыр, сезнең дә күңел күтәрелер.

Иван Пугачев
Иван Пугачев

Соңыннан, Иван дусты Илһам Исламов белән бик күңелле дуэт та башкарды. 

Иван Пугачев һәм Илһам Исламов
Иван Пугачев һәм Илһам Исламов

Быелгы концертта катнашкан яшьләрнең күбесе «Бәрәкәт»нең башка проектларында да сыналган һәм танылган йөзләр. Керәшен җыруларын яшь башкаручыларның «Туым Җондозы» республикакүләм бәйгесенең гран-при бүләге иясе — Чаллы ягыннан Адилә Ишалина үзенең сандугачтай моңлы тавышы белән тамашачыларны сокландырды.

Адилә Ишалина/А.Мухина фотосы
Адилә Ишалина/А.Мухина фотосы

Шулай ук, быел «Туым Җондозы»ында беренче урын яулаган Богдан Андреев үзен оста гармунчы, моңлы егет булуын кабат исбатлады. Үзе гармунда уйнап, «Урманнарга керсәң...» җыруын башкарды.

Богдан Андреев
Богдан Андреев

Шул ук конкурста беренче уры алган, «Гөргөри киленнәре» КВН командасында катнашучы Анастасия Иванова туган авылы Теләче районындагы Тәмте авылы көен яңа оражировкада башкарды.

«Халык җырларын башкару — йола-гадәтләребез белән горурлану дигән сүз. Сәхнәгә чыгар алдыннан бераз борчылдым, чөнки җырның мотивын саклап калу мөһим иде», — дип әйтте ул.

Анастасия Иванова
Анастасия Иванова

«Кряшен чибяре — 2026» конкурсында өченче урын яулаган Полина Григорьева (Тукай районы тумасы) үзенең нәфис биюе белән тамашачыларны таң калдырды. Ул безгә бию дә җан белән башкарылырга тиешлеген билгеләп узды.

«Бию минем өчен бары тик хәрәкәтләр җыелмасы гына түгел, ә җанымны күрсәтү. Ә халык биюләрен бию аеруча горурлык: мин аларда бабаларымның традицияләрен, матурлыгын күрсәтәм. Юкка «бию — халыкның җаны» дип әйтмиләрдер. Чыгыш алдыннан борчылдым, ләкин бабаларым миңа югарыдан карап торуын, ярдәм итүен һәм минем белән горурлануын истә тоттым», — дип концертта катнашу мөмкинлеге биргәннәре өчен оештыучыларга рәхмәт белдерде. 

Полина Григорьева
Полина Григорьева

Кечкенәдән үзләрен төрле конкурс-фестивальләрдә сынап, чыныгып үскәннәр, алга таба зур сәхнәләргә чыга, тәҗрибәләре арта, халык традицияләренә сакчыл карый, ярата башлыйлар. «Туым Жондозы», «Кряшен чибяре» конкурсларын нигезе — нәкъ тә шулар.

Тамашачы үзе дә җырлады

Алдарак язып киткәнемчә, сәхнәдә тәҗрибәле артистлар да чыгыш ясады. Концертны керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле ачып җибәрде. Аларның чыгышлары һәрвакыттагыча искиткеч булды.

«Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле
«Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле 

Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктән «Тумар» ансамбле кызлары үзләренең матур җырлары белән тамашачыларның күңелләрен күтәрде. Аларның һәр җырында халык моңы һәм ихласлылык чагылды.

"Тумар" вокаль-инструменталь ансамбле

Ансамбльнең җитәкчесе Алина Әхмәтшина-Майорова да сәхнәгә чыгып, үзенең оста чыгышы белән бәйрәмгә аерым бер җылылык өстәде. Талантлы кызлар — Кайбыч ягыннан Марина Казакова, Менделеевск шәһәреннән Яна Шалаумова, Чаллыдан Амелия Павлова үзләренең моңлы тавышлары белән күңелләргә үтеп керерлек итеп керәшен җырларын башкардылар, тамашачы аларны алкышларга күмелде.

Алина Ахметшина/ А.Мухина фотосы
Алина Ахметшина/ А.Мухина фотосы
Марина Казакова
Марина Казакова
Яна Шалаумова
Яна Шалаумова
Амелия Павлова
Амелия Павлова

Әлбәттә, «зажигалочкабыз» Римма Никитина да бар иде. Ул сәхнәдән тамашачылар янына төшеп, барсын да рәхәтләндереп биетте. Бәйрәм карарга килүчеләр белән җанлы аралашу да булды.

Римма Никитина
Римма Никитина

Кичәне алып баручысы, «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле солисты — Денис Михайлов зал белән кызыклы гына аралашып торды. Иң күңелле мизгелләрнең берсе — кара-каршы җырлау концертны тагын да тулыланлырды, җанландырып җибәрде. Алып баручы белән тамашачылар такмак әйтте.

Денис Михайлов
Денис Михайлов 

«Покрау чыңы» — ул Покрау бәйрәменең заманча дәвамы. Ул яшь карендәшләребезгә үз тамырларын тоярга, үз мәдәниятен яшәтергә, бер-берсен табарга ярдәм итә. Бу концертта сәхнәгә чыккан һәр кеше — матур киләчәк өчен бер өмет нуры.

Зал тутырып килгән тамашачы
Зал тутырып килгән тамашачы

Фоторепортаж

Дарья Дементьева, КФУ студенты.

Фото: Алина Кондратьева


Нет комментариев