Төрледән-төрле

10 файдалы киңәш

Хуҗабикәләргә файдалы киңәшләр.

  • Салатка үсемлек маен тоз, уксус һәм борычтан соң гына салыгыз. Исегездә тотыгыз: тоз майда эреми.
  • Бөтен яшелчә, җиләк-җимешне дә суыткычта сакларга ярамый. Бүлмә температурасында саклана торганнары: авокадо, абрикос, банан, цитруслылар, сарымсак, киви, кавын, нектарин, суган, груша, персик, слива, ананас, бәрәңге. Суыткычка куелырга тиешлеләре: алма, җиләк, кәбестә, кишер, сельдерей, чия, кыяр, кукуруз, ташкабак, виноград, гөмбә, яшел тәмләткечләр.
  • Суган белән бәрәңгене янәшә сакларга ярамый, югыйсә суган тиз бозыла.
  • Сыр киселгән урыныннан кипмәсен өчен, аның ул ягына атланмай сылагыз.
  • Бананның «аякларын» азык-төлек өчен кулланыла торган пленка белән төрсәгез, ул өч-дүрт көнгә озаграк сакланыр.
  • Помидорны целлофан пакетта сакламагыз, чөнки этилен помидорны тиз черетә.
  • Имбирны суыткычның катыру бүлегендә саклау яхшы.
  • Гөмбәне целлофанда түгел, кәгазь пакетта саклагыз.
  • Сөт тизрәк кайнасын өчен, аңа бер чеметем шикәр салыгыз.
  • Пычакны кайнар суда юарга ярамый, юкса, үтмәсләнә.

Фото: «Туганайлар»


Нет комментариев