Хәбәрләр

Покрау – балачакның якты хатирәсе

Карендәшләребез Покрау истәлекләре белән уртаклашты.

Венера Нислина, Казан:

– Покрау – бәләкәйдән истә калган, иң яраткан бәйрәмнәрнең берсе. Әби, мин мәктәптән кайтканда, өйдә тәмле исләр чыгарып, Покрау бөккәннәре пешереп куя иде. Балачакның якты хатирәсе. Покрау көнне барлык туганнар әби янына җыела иде, ә әби бәйрәм уңаеннан гел кишер бөккәне пешерә иде. Бер туганыбыз чөгендер, икенчесе кәбестә бөккәне пешереп алып килә иделәр. 

Венера Нислина
Венера Нислина

Маргарита Идиятуллина-Кондратьева, Мөслим:

– Покрау – күңелле көн булып истә калган. Әни бу көнне ярма, кишердән бик тәмле пирог пешерә иде. Аның өйгә таралган хуш исләре… Мин дә әнием кебек ел саен дөге һәм кишердән пирог пешерәм. Гаиләм, оныкларым яратып ашый. Без аны әнидән күреп үскәнбез, әлеге традицияләрне дәвами итеп, балаларга да биреп калдырасы килә. 

Маргарита Идиятуллина-Кондратьева
Маргарита Идиятуллина-Кондратьева

Тамара Якимова, Мамадыш:

– Покрау бәйрәме – иң якты балачак истәлеге булып уелып калган. Покрау көнне әни кәбестәдән зур-зур бөккәннәр пешерә иде. Покрау көнне кар төшкән вакытлар да була иде. Менә шундый салкынча көнне, туңып, мәктәптән Покрау бөккәннәрне ашыйсы килеп, аны күзаллап кайта идек. Әбиләр вакытында, сугыш чорында, кәбестә бик булмаганга күрә чөгендер, шалкан бөккәне пешергәннәр. Әле без бала вакытта да кәбестә артыннан күрше авылларга барганнарын хәтерлим. 

Тамара Якимова
Тамара Якимова

Фотолар шәхси архивтан


Нет комментариев