Хәбәрләр

Мамадышның «Албай» аучылык хуҗалыгында аю атканнар

Моңа кадәр «Кызыл китап»ка кертелгән ерткычны быелдан ауларга рөхсәт бирелде. Сәбәбе – аларның саны артып китү.

Аюга кагылу озак еллар тыелган иде. 2024 елда аны республиканың Кызыл китабыннан чыгарганнар. Гомумән алганда, республика урманнарында 90–100 аю исәпләнә.

Татарстанда ике район – Мамадыш һәм Балык Бистәсендә җәмгысы җиде аюны атарга рөхсәт бар. Мамадыштагы урман хуҗасы беренчесе иде. 20 сентябрьдә «Албай» аучылык хуҗалыгында зур аюны атканнар. Ауга сигез кеше җыелган.

«Аю 20 метр ераклыкта гына иде. Куркынычрак булды, беренче тапкыр бит», – дип сөйли Татарстан Республикасы Теләче районының Тактамыш авылында 18 ел стажы булган 37 яшьлек аучы Алексей Старшов. 

Аның сүзләренчә, аюга аулау тәҗрибә һәм өйрәтелгән махсус этләр – лайкалар кирәк.

Фото: ТНВ


Нет комментариев