Һәр керәшен җортына - "Туганайлар"

«Туганайлар»га 16 октябрьгә кадәр ташламалы бәядән язылырга мөмкин

2027 елның беренче яртыеллыгы өчен газетага язылу башланды.

Сез дә газетаның даими укучысы булырга телисезме? Алайса, почта бүлекчәләренә яки онлайн хезмәтләргә ашыгыгыз. Хәзер исә газетага язылырга теләүчеләр өчен менә дигән мөмкинлек туды. 2027 елның беренче яртыеллыгына — 6 октябрьдән 16 октябрьгә кадәр — «Туганайлар» газетасына ташламалы бәядән язылырга була.

24 ел эчендә «Туганайлар» Татарстанда гына түгел, Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүче керәшеннәрнең тарихи үткәне, бүгенгесе, йола-гадәтләре, бәйрәмнәре, асыл затларыбыз, уңган карендәшләр, төрле борчулары турында язып, бик күпләрнең яраткан газетасына әверелде. Шушы еллар дәверендә, айга ике тапкыр ешлык белән газетаның 575 саны басылып чыкты. 2027 ел өчен дә газетабызга язылуда бердәмлек күрсәтерсез, быел да һәм киләсе елларда да бергә булырбыз, дигән өметтә калабыз.

"Туганайлар«га барлык почта бүлекләрендә һәм, шулай ук «Почта России» сайтлары аша онлайн да язылырга мөмкин.

Подписка буенча 8917 250 97 95 номерына яза аласыз!


Нет комментариев