Питрәч районының җирле керәшен оешмасы җитәкчесе Лидия Пронина — игелекле эшләрне үзенең көндәлек гадәтенә әйләндергән кеше.
"Мин яшьтән үк "Керәшен сүзе«н укыдым, хәзер «Туганайлар» газетасына да яратып язылам. Керәшеннәрнең көнкүреше, йолалары, тарихы, күренекле кешеләре турындагы язмаларны укып сокланам. Язмаларга ВКонтакте социаль челтәрендәге битләрдә комментарийлар да калдыргалыйм, үземнең фикерләремне житкерәм«, — ди Лидия Ильинична.
Ул «Туганайлар» газетасына үзе генә язылып калмыйча, аны өлкән яшьтәге авылдашларына да бүләк итәргә карар кылган. Лидия Ильиничнаның бу игътибары бүген авылның хөрмәтле әбиләренә зур шатлык өсти.
Газета бүләк ителгәннәр арасында 92 яшьлек Анастасия Золина да бар. Гомере буе хезмәт сөеп, биш ир-ат үстергән әби, картлыгына карамастан, керәшеннәрнең бердәнбер басмасын калдырмыйча укый, дөнья хәлләреннән хәбәрдар булып тора.
Шулай ук 72 яшьлек Анна Тимофеева да бүләккә сөенгән. Яшьли тол калып, өч баласын аякка бастырган, 40 ел гомерен савымчылык эшенә багышлаган Анна түти газетаның «Белемнек» битен аеруча яратып укый икән.
«Төрле як керәшеннәренең яшәеше белән танышу — үзе бер зур бәхет», — ди ул.
Лидия Ильинична тагын бер подписканы 96 яшьлек Василиса Козинага бүләк иткән. Бу әбиләрнең барысын да берләштергән уртак сыйфат бар — алар үз халкының татулыгына, бердәмлегенә сөенеп, тынычлыкта яшиләр. Лидия Пронинаның бу изге гамәле исә өлкәннәребезнең ялгыз түгеллеген, аларның һәрвакыт игътибар үзәгендә булуын тагын бер кат раслый.
Исегезгә төшерәбез: 2027 елның беренче яртыеллыгына — 16 октябрьгә кадәр — «Туганайлар» газетасына ташламалы бәядән язылырга була.
барлык почта бүлекләрендә һәм, шулай ук «Почта России» сайтлары аша онлайн да язылырга мөмкин.
Подписка буенча 8917 250 97 95 номерына яза аласыз!
Нет комментариев