Керәшен авылларында легендаларга бай һәм үзенчәлекле атамалы чишмәләр шактый. Кайбер чыганакларга географик урынына карап атама бирсәләр, кайберләрендә кодрәтләр кылынган һәм җор телле халык бу урыннарны җыруларга салган, легендаларга баеткан.
Арча районының Сәрдәбаш авылындагы «Әүлия чишмәсе»нең суы тәмле, ул микроэлементларга бай. Бу чишмәнең тарихы да кызыклы.
Җәйнең эссе көнендә халык басуда ашлык уруда икән. Көн бик эссе булганга, укартагыларның бик эчәселәре килгән. Урман ягына борылып карасалар, ак киемнән бер озын кешене күреп алганнар. Урак уручыларның кайберләре, куркып, өйләренә кайтып киткән, ә кайберләре, кызыксынып, шул урынга ашыккан. Килеп карасалар, челтерәп чишмә агып ята, ди. Чишмә көньякка каршы агып чыга. Изгеләр чишмәсе булып саналуы шушы риваятькә бәйле. Бу чишмәгә күпләр, ерак җирләрдән килеп, үзләренең гозерләрен, теләкләрен җиткереп, суыннан авыз итеп китәләр, үзләре белән дә суын да алалар, суны эчкәннән соң терелеп аякка басуларына чын күңелдән ышаналар.
Нет комментариев