Луиза Янсуар — шагыйрә, тәрҗемәче, филология фәннәре кандидаты, 2000 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Сәҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия, Белла Әхмәдуллина исемендәге Россия-Италия «Bella» премиясе, Муса Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты, «Татарстан» журналының әдәби мөхәррире.
8 октябрьдә Питрәч районының Үзәк китапханәсендә Луиза Янсуар белән очрашу уздырылган. Очрашуда Луиза Янсуарның әтисе Николай Николаевич, шигърият сөючеләр, укучылар, «Җәүһәрләр» халык ансамбле һәм район китапханәчеләре катнашты.
«Алып баручы тормыш һәм иҗат юлымны, хәтта фәнни юнәлештәге эзләнүләрне дә исәпкә алып сөйләде, кичәдә төрле елларда язылган шигырьләрем яңгырады. Китапханә хезмәткәрләре тарафыннан сәхнәләштерелгән өзек тә катнашучыларга зур шатлык өстәдедер дип уйлыйм. Үземә барысы да бик ошады. Узып киткән туган көнемне дә, китапларымны да искә алып оештырылган әлеге җылы очрашу өчен барысына да чиксез рәхмәтлемен», — диде Луиза Николаевна.
Очрашу барышында Луиза Янсуар үзенең шигырьләрен укыган, кичәдә катнашучыларның күпсанлы сорауларына җавап биргән. Луиза Янсуарның әтисе дә кызының балачак хатирәләре белән уртаклашкан. Кичәдә шулай ук Питрәч муниципаль районы керәшеннәр оешмасы җитәкчесе Лидия Пронина да катнашкан. Ул да:
«Бу очрашуда катнаша алуыма нык сөендем. Луиза Николаевна үз авылыбыз кызы. Николай Николаевич туган да тиешле дәдәебез, шуңа нәсел-ыру турында да җылы истәлекләр белән уртаклаштык. Очрашуга килгән тамашачылар да бик кызыксынып, игътибар белән тыңладылар. Керәшеннәрнең элгәреге җыруларын онытмауларына, бер-берсен ихтирам итүгә, бердәм булуларына сокландылар», — диде Лидия Ильинична.
Фотолар Питрәч Үзәк китапханәсеннән
Нет комментариев