Хәбәрләр

СВОда катнашучыларның балигъ булмаган балаларына 20 мең сум түләнәчәк

Бу хакта «Татар-информ» да узган матбугат конференциясендә ТР Хезмәт министрлыгының социаль ярдәм чаралары методологиясе бүлеге башлыгы Алсу Закирова сөйләде.

Алсу Закирова сүзләренчә, министрлык аны баланың әтисе махсус хәрби операциядә катнашуын раслаучы документлар нигезендә билгели. Түләү вакытында билгеләнә, алучылар бар. Шулай ук агын бер популяр ярдәм чарасы — яңа туган балалар өчен комплект бирү дә оештырыла.

«Башка категорияләрдән аермалы буларак, бу чара аз керемле гаиләләр өчен билгеләнгән, әмма СВО катнашучылары булган гаиләләр өчен керем исәпкә алынмый. Ягъни алар бала тудыру йортыннан чыкканда автомат рәвештә менә шушы комплектны алалар, анда бала өчен беренче вакытта кирәкле барлык әйберләр дә бар», — диде Алсу Закирова.

Ватаным Татарстан


Нет комментариев