Азнакай районының Чуар Абдул авыл мәдәният йортында «Аяз» керәшен фольклор ансамбле эшләп килә.
Ансамбльнең тарихына күз салсак...
Бер генә дә керәшен авылы булмаган Азнакай ягы, Казанда уздырылган үз районнары көнендә, тамашачы каршына керәшен фольклор ансамблен чыгарды. Керәшен киемнәреннән, чын керәшеннәрчә җырлаучы «Аяз» ансамбле иде ул.
«Аяз» фольклор ансамбле Азнакай районының Чуар Абдул авылыннан килгән. Аның җитәкчесе — Чуар Абдул авылы мәдәният йорты директоры Айназ Шакирова.
— Керәшеннәрнең культурасы мине күптәннән, Казан шәһәрендәге мәдәният һәм сәнгать университетында укыган елларда ук үзенә гашыйк иткән иде. Аны бездә яраткан укытучыбыз Геннадий Михайлович Макаров уятты дип әйтсәм, һич тә арттыру булмас. Район күләмендәге «Халык җәүһәрләре» конкурсында катнашу өчен керәшен җыруларын сайладым. Шул чагында авылда керәшен ансамбле оештыру идеясе туды. Ансамбльгә, башта, Зоя түтине чакырдым. Чөнки безнең җирлектә бердәнбер керәшен ул Зоя Петровна. — дип сөйләде Айназ Шакирова.
Ансамбльнең исеменә килгәндә, анысын да җиңел генә аңлатты Айназ: «Бар да гади, әллә ни тирән мәгънәсе һәм сере юк, «аяз» сүзе төрки халыкларда болытсыз, матур кояшлы көнне дә, чибәрлекне дә аңлата».
«Аяз» моңы
Азнакайның үзендә җирле керәшеннәр булмаса да, репертуар мәсьәләсендә Айназ аптырап тормаган, ут күршеләре булган Сарман районының Ләке авылы керәшеннәре җыруларын өйрәнгәннәр. Ләке мәдәният йорты директоры Римма Антонова, авыл җирлеге башлыгы Юрий Антонов һәм «Игәнә» ансамбле кызлары белән якыннан аралашып яшиләр. Ә «Аяз» беренче мәртәбә Ләкедәге Питрау бәйрәмендә, керәшеннәр каршына чыгып, халык җыруларын башкарганнан соң яратып кул чабуларын күргәч, ансамбль җитәкчесе Айназның эченә җылы йөгерә, күңеле күтәрелеп китә. Менә шуннан башлана да инде «Аяз»ның керәшен җырулы сәхнә тормышы.
Авылдагы татарларны керәшен ансамбленә тарту сере белән дә кызыксындык.
«Элек-электән иҗатка, сәнгатькә гашыйк Чуар Абдул халкы минем керәшен ансамбле оештыруымны ишеткәч, йөгерә-йөгерә килделәр», — диде Айназ Шакирова.
Ансамбльдә 37-66 яшьләрдәге кешеләр җырлап йөри икән.
«Аяз»ның сәхнә киемле булуына да «Халык җәүһәрләре» конкурсы сәбәп булган. Аларның чыгышын яратып караганнар һәм Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин ансамбльдәгеләргә керәшен сәхнә костюмнары тектерү өчен акча биргән. Моның өчен, Айназ Шакирова башлыкка һәм үз хезмәтләрен күрә, бәяли белүче район мәдәният идарәсе җитәкчесе Гөлсинә Хафизовага рәхмәтле.
Татар авылы Чуар Абдулдагы «Аяз» керәшен фольклор ансамбленең җырулы киләчәге җәйге кояшлы күк йөзедәй чалт аяз һәм алкышларга бай булсын.
Фото: Валерий Тимиряев
Нет комментариев