Хәбәрләр

Әхмәт авылыннан «Веня» позывнойлы хәрби Жуков медале белән бүләкләнде

Зәй районының Әхмәт авылыннан «Веня» позывноен йөртүче егете махсус хәрби операциядә контракт буенча катнаша.

Ул яу кырында күрсәткән батырлыклары һәм фидакарьлеге өчен «Хәрби батырлык өчен», «Махсус хәрби операциядә катнашучы» медальләре белән бүләкләнгән иде инде. Аларга өстәп, күрсәткән батырлыгы һәм профессиональлеге өчен ул югары дәүләт бүләге — Жуков медаленә ия булды.

Жуков медале дәүләтебезнең азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен көрәштә күрсәткән батырлык, ныклык һәм бурычка тугрылык өчен бирелә һәм хәрби хезмәткәрнең казанышларын тирән тану билгесе булып тора.

«Веня» чакырылыш буенча хәрби хезмәттә булмый. «Шундый вакытта читтә кала алмадым» ди ул. 2023 елның августында контракт төзеп, илебез сагына баса.

Сугышчы тарихында тыл ярдәме аерым роль уйный. Узган елның гыйнварында «Zаинск с Vами» волонтерлар төркеме Яңа Чишмә районы сугышчылары белән берлектә «Веня»га транспорт белән булышты. Яңа Чишмә сугышчылары УАЗ автомобилен сатып алды һәм ремонтлады, ә Зәй волонтерлары сугышчыларны маскировка челтәрләре белән тәэмин итте.

«Веня» — бик тыйнак егет. Тыйнак булса да, яу кырында илебез азатлыгы өчен батырларча көрәшә. 

Клара Ермолаева, Зәй офыклары


Нет комментариев