Хәбәрләр

Әлбәдәннән Анна Храмова 90 яшен билгеләп узды

Питрәч районы Әлбәдән авылында яшәүче Анна Храмова - сугыш чоры баласы.

Анна Ивановна 1934 елның 4 октябрендә туган. Сугыш чоры баласы. Аның әтисе 1942 елда хәбәрсез югалган. Ул һәрвакыт йөрәк әрнүе һәм күз яшьләре белән:

«Без тутам белән «әти» сүзен әйтә алмыйча үстек», — дип сөйли.

Ул колхозда 38 ел савымчы булып эшләгән, мактау грамоталары бар, фотосы колхозның Мактау тактасына куелган иде. Бүген ул биш баланың яраткан әнисе, алты оныкның яраткан әбисе, унөч оныкачкның яраткан әбисе.

4 октябрь кичендә аның 38 кешедән торган зур гаиләсе юбилярны котлау өчен зур өстәл артына җыелды.


Нет комментариев