Хәбәрләр

Сабыр иткән — морадына җиткән: сынауларга бирешмәгән Елизавета Низкинаның тормыш юлы

Мамадыш районының Югары Әрнәш авылында 1956 елның сентябрендә туган, 48 елга якын хезмәт стажы туплаган, бухгалтер һәм баш бухгалтер булып эшләгән Лиза түти якын туганнары, дуслары һәм коллегалары өчен киңәшче, балалар һәм оныклар өчен яраткан әби булып кала.

Максатчан, укымышлы, тырыш

Казан шәһәренең Константиновка посёлогында яшәүче туганым Елизавета Низкинаның 7 сентябрь көнне гомер бәйрәме булып узды. Без аның белән өченче буын туганнар булсак та, бик якын итешеп яшибез. Туганлык җепләрен саклаганнары, безне якын кешеләр итеп тәрбияләгәннәре өчен әниләребезгә рәхмәтле без. Ерак әбиләребез бертуганнар. Бу гаҗәп тә түгел, чөнки керәшендә туганлык чынлап та көчле бит ул: моның өчен кунакта, табын артында җырлана торган җырларыбызны искә төшерү генә дә җитә. 

Лиза түти рәсми документларда Мамадыш районының Югары Әрнәш, ә халык телендә Казаклар булып йөри торган авылында 1956 елның сентябрь аенда дөньяга килә. Марҗый ерак түти белән Александр җизни семьясында икенче бала — беренче кыз булып туа ул. Башта Албай сигезьеллык мәктәбен тәмамлый, аннары урта белем алу өчен Усали урта мәктәбендә укый.

Семенова Лизаның унике чакрым ераклыктан җәяү йөреп укуына карамастан, урта мәктәпне тәмамлаган аттестатында да бик яхшы билгеләр генә була. Казан авиация техникумын тәмамлагач, авиация заводында эшли башлый ул. Аннары Ростов-на-Дону шәһәрендә армия хезмәтен дәвам итеп, хәрби кеше булырга хыялланган авылдаш егете Геннадий Низкинга кияүгә чыгып, көньякка китеп бара. Әнә шулай югары белем алу турындагы хыялы һавада эленеп кала. Биредә өч ел яшәп, балалары тугач, Геннадиен Волгодонск шәһәренә күчерәләр, ә Лиза түтигә кире башкалабызга әйләнеп кайтырга туры килә.

Биредә ул «завод пишущих машин»га технолог булып эшкә урнаша. Квартира мәсьәләсе катлаулы булганлыктан, хезмәт хакы аз булса да, дипломлы профессиясен калдырып, кассир булып эшләргә риза була ул. «Сабыр иткән — морадына җиткән» дигән халык мәкалендәге кебек, максатына ирешә дә: ире Казанга әйләнеп кайтканчы ук квартиралы була. 

Елизавета Александровнаның тырышлыгын, җаваплылыгын, төгәллеген күргән җитәкчелек аны оешмага баш бухгалтер итеп билгели. Болганчык 90нчы елларда ул кайсында инженер, кайсында бухгалтер булып эшләгән учреждениеләр таркалып бетә. Яңа төзелеш фирмалары ачыла башлый. Шуларның берсендә аңа яңадан бухгалтер вазифасын ышанып тапшыралар. Лаеклы ялга чыккач та җитәкчелек аның эштән китмәвен үтенә һәм ул алар үтенеченә каршы килмичә берничә ел эшли әле. Гомуми хезмәт стажы 48 елга якын булган Лиза түти белән Геннадий җизни Низкиннар бер малай һәм бер кыз тәрбияләп үстерәләр. Оныкларының яраткан әбисе һәм бабасы алар. 

Гаилә тормышы

Табигатьнең иң гүзәл почмагы булган Казаклар авылы Геннадий Аркадьевичны гомер буе үзенә тарта. Лаеклы ялга чыккач, авылына кайтып, үскән йортын торгызырга уйлый ул. Туган өен ремонтлый, мунча сала, бакчасында җиләк-җимешен үстерә һәм үзе үскән нигезендә калырга карар кыла. Хәзерге көндә Елизавета Александровна Константиновка посёлогында яши. Әле озак еллар эш урынында «палочка-выручалочка» булып тора: ярдәм сорап киләләр икән, каршы килмәскә тырыша. Казан белән Казаклар авылы арасына тузан төшермиләр, балалар, оныклар белән кайтып-китеп йөриләр.

Безнең Лиза түтинең интеллигентлыгы кыяфәтенә чыккан: гади, ләкин килешле киенә, матур итеп сөйләшә, үз дәрәҗәсен белә, ләкин масаюның нәрсә икәнен дә белми. Бу урында ерак әбиләребезнең дә затлы нәселдән булуын әйтеп китү начар булмас.

Туганнан туышкан бал тутасы Анна Данилованың котлавы аның тормыш юлын тулысынча ачып бирә кебек: «Туганым Лизаны юбилее белән котлаганда түбәндәге сүзләрне әйтәсем килә: аның тормышы гел ал да гөл генә булып тормады. Ләкин ул тормыш сынаулары алдында сыгылып төшмәде, көчле һәм тырыш хатын булды. Бу семья менә дигән балалар үстерде. Аны дуслары да, коллегалары да бик хөрмәт итә. Аны мин дә бик яратам. Киңәшләшеп тә, серләшеп тә була торган кеше ул. Ходай сиңа саулык, күңел тынычлыгы бирсен!».

Амин шулай булсын, диясе генә кала. 

Лидия Пасыева, 

Мамадыш районы Усали авылы.


Нет комментариев