Хәбәрләр

Атнакөн мәктәбендә балалар Покрау бөккәннәре пешерде

Татарстан халыклары ассамблеясе канаты астында эшләүче күпмилләте Атнакөн мәктәбенең керәшен бүлеге эшли башлады. Дәресләр Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә уза.

Әлеге мәктәпкә теләге булган 7-17 яшькәчә һәр керәшен баласы йөри ала. Аларга монда керәшеннәрнең мәдәниятең, йола-гадәтләрен, фольклорын һәм җыру-биюләрен өйрәтәләр. Яшьтәшләр белән аралашып, яңа дуслар табалар.

Дәресләрнең максаты — балаларны керәшен дөньясы белән якыннанрак таныштыру. Дәрес дигәч тә, алар монда сәгатьләр буе лекцияләр генә тыңлап утырмый. Викторина, уеннар, төрле мастер-класслар да каралган. Дәресләр атнага бер тапкыр — пәнҗешәмбе (четверг) Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә була, тулысынча бушлай.

Атнакөн мәктәбенең укытучысы — Юлия Макарова.

— Мин үзем Кайбыч районының Хуҗа Хәсән авылыннан. Казан дәүләт культура һәм сәнгать институтын тәмамладым. Дәресләрне уздырырга тәкъдим иткәч, үзем дә керәшен кызы буларак кызыксындым, ризалаштым. Бүгенге көндә даими 6 бала йөри. Дәрес планын, нәрсә өйрәнәбез, ниләр эшләгәнне үзем төзим. Әлбәттә, мәдәни үзәктә эшләүче белгечләр белән киңәшләшәм. Балаларга күңелсез булмасын, арымасыннар өчен дәресләрне уен форматында да уздырам. Бер дәрестә берничә теманы узабыз, җырулар өйрәнәбез, биибез дә, рәсем дә ясыйбыз, — дип сөйли Юлия Юрьевна.

Юлия Макарова әйтүенчә балалар кызыксынып укый, тыңлый. Алар да үз чиратында «безнең якта менә мондый йола бар», «бездә бу сүзне болай әйтәләр» дип белгәннәре белән дә уртаклашалар.

Питрәч ягыннан Анна Гаврилованың бу дәресләргә ике баласы — Арсений белән Виктория йөри.

— Атнакөн мәктәбе турында мәдәни үзәк белгече Лиана Самойдовадан ишеттек. Аны яратып, «Айбагыр» лагеренда кебек Лиана түти дип эндәшәбез. Ул мәгълүмат бирүгә әйдәп алдык та, киләбез дип сүз бирдек. Балаларга бик ошый, аларга да бу үзенчә яңалык, яңа юнәлеш. Беренче дәрестән соң өйгә бик зур сөенеч белән кайттылар. Канатланып бертуктаусыз кемнәр белән танышканнарын, нәрсәләр эшләгәннәрен сөйләделәр. Балалар өчен кирәкле, бер дигән мәктәп. Башкаларны да чакырып калабыз, — дип сөйләде ул.

Покрауга багышланган дәрес
Покрауга багышланган дәрес

Алда әйтелгәнчә, һәр атнада дәрес темалары үзгә. Бу атнада исә, Покрауга багышланган иде. Балалар Покрау бәйрәме, йоласы белән танышкач, бергәләшеп бөккәннәр пешерделәр. Мастер-классны укытучы Вероника Михайлова алып барды. Һәр бала тырышып, берсеннән-берсе уздырып бөккән бөгәргә өйрәнде. Сабыйларның күзләре ничек янып торганын күрсәгез! Бөккән пешкән арада да вакытны әрәмгә уздырмадылар. Керәшен җырулары куеп, әниләре белән бергә биеп тә алдылар. Файдалы да, күңелле дә.

Вероника Михайлова Покрау бөккәне пешерергә өйрәтте
Вероника Михайлова Покрау бөккәне пешерергә өйрәтте
Дәресләрне алып баручы Юлия Макарова балалар белән
Дәресләрне алып баручы Юлия Макарова балалар белән

Ә дәреснең иң көтеп алынган һәм «тәмле» өлеше үзләре пешергән бөккән белән чәй эчү булгандыр. Уены-чыны белән бергә әниләр дә «менә, кызларыбыз, улларыбыз пешереп ашата хәзер» дип үзара көлешеп алды.

Дәрестә һәр бала бөккән бөгәргә өйрәнде
Дәрестә һәр бала бөккән бөгәргә өйрәнде
Покрау турында кызыксынып тыңладылар
Покрау турында кызыксынып тыңладылар

Атнакөн мәктәбе балаларга керәшен мәдәниятен һәм йолаларын китап аша гына түгел, ә җанлы аралашу, уеннар аша җиткерә. Шуңа күрә мондый дәресләрнең даими булуы, балалар саны артуы һәм ата-аналарның теләктәшлеге бик мөһим.

Яңа гына пешеп чыккан Покрау бөккәннәре
Яңа гына пешеп чыккан Покрау бөккәннәре
Ахрыда бергәләп бөккәннәр белән чәй эчтеләр
Ахрыда бергәләп бөккәннәр белән чәй эчтеләр

Фото: Алина Кондратьева


Нет комментариев