«Киләчәк» яшьләр үзәгендә Максимов Илья Николаевичның шәхси күргәзмәсен ачу тантанасы булып узды.
Илья Максимов ― рәссам, педагог. Теләче районының Тәмте авылыннан. Рәсем ясарга сәләте, кызыксынуы башлангыч мәктәптә үк күренә. Казан сәнгать училищесы һәм Яр Чаллы педагогика институтының сәнгать-график бүлегендә белем ала. «Дизайн» бүлеге җитәкчесе һәм югары категорияле укытучысы1987 елда Мәскәүдә узган Бөтенсоюз күргәзмәсендә лауреат исеменә лаек була. Ә 2011 елда аның мәдәнияткә керткән өлеше өчен Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының «Мәдәният өлкәсендәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнә. Ул – Татарстан Республикасының Рәссамнар берлеге әгъзасы.
Аның хезмәтләрендә төп тема – керәшеннәрнең тарихы, җаны һәм язмышы, һәр картинаның – үз тарихы.
«Әлеге күргәзмәдә иң беренче ясаган картиналарым белән беррәттән яңалары да урын алган. Араларында туган ягыма багышлап ясалганнарын, шулай ук әниемнең портетрын да күрә аласыз. Һәр иҗат кешесе халкына хезмәт итәргә тиеш дип уйлыйм. Талантлы рәссамнар бик күп. Тик талант янына әле хезмәт сөю, эшләү дә кирәк. Шул исәптән ул үз өстендә дә эшләргә кирәк. Кеше гел хезмәттә булырга тиеш», – дип әйтә Илья Николаевич.
Күргәзмәне ачу тантанасында карендәшләребез дә булган. Шулай ук, керәшен фольклор ансамбле дә чыгыш ясаган.
«Мин әтинең иҗаты белән бәләкәйдән таныш, өебездә дә ул ясаган портретлар эленеп тора. Ул – уникаль художник. Күргәзмәдә Миннүш бабай портреты да бар. Бик ошаган, бөтен чалымнарын да чагылдырган», – дип сөйли Евгений Максимов.
Күргәзмә бер ай буе эшләячәк. Монда талантлы карендәшебезнең иҗаты белән якыннан таныша аласыз.
Нет комментариев