Хәбәрләр

Автомобильләргә техник карау кыйммәтләнәчәк

Тиешле карарны республика Премьер-министры Алексей Песошин имзалады. Яңа бәяләр 2027 ел дәвамында — 1 гыйнвардан 31 декабрьгә кадәр гамәлдә булачак.

Җиңел автомобиль хуҗалары өчен хезмәтнең максималь бәясе 68 сумга артачак — 1 202 сумнан 1 270 сумга кадәр. 

M2 категорияле автобуслар өчен чик тариф 2 058 сум урынына 2 173 сум, M3 категорияле автобуслар өчен 2 486 сум урынына 2 625 сум тәшкил итәчәк.

N1 категорияле йөк автомобильләрен техник карау бәясе 1 389 сумга (хәзер — 1 315 сум), N2 — 2 532 сумга (2 398 сумнан), N3 — 2 733 сумга (2 588 сумнан) кадәр артачак.

O1 һәм O2 категорияле прицеплар һәм ярымприцеплар өчен максималь түләү 992 сумнан 1 047 сумга кадәр, O3 һәм O4 категорияләре өчен — 1 675 сумнан 1 769 сумга кадәр артачак. L категорияле мототранспорт хуҗаларына элеккеге 422 сум урынына 446 сумга кадәр түләргә туры киләчәк.

Махсус һәм махсуслаштырылган транспорт чаралары өчен аерым тарифлар каралган. Алар арасында оператив хезмәтләр автомобильләре, коммуналь техника, автоэвакуаторлар, цистерналар һәм куркыныч йөкләр ташу өчен транспорт бар. Категориягә карап, техник карауның иң чик бәясе 491 сумнан 3 538 сумга кадәр тәшкил итәчәк.  Күрсәтелгән тарифларга техник карауның Бердәм автоматлаштырылган мәгълүмат системасына мәгълүматлар керткән өчен НДС һәм дәүләт пошлинасы кертелми.

Яңа бәяләр 2027 ел дәвамында — 1 гыйнвардан 31 декабрьгә кадәр гамәлдә булачак.

Яңа бәяләр 2027 ел дәвамында булачак
Яңа бәяләр 2027 ел дәвамында булачак

Татар-информ


Нет комментариев