Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

Олы уразаның икенче атнасы – Изге Григорий Палама истәлеге

Олы ураза – ул кеше алдында булган гаебеңне һәм җазыкларыңны танудан; башкаларны уйламыйча, үзең турында гына кайгыртып яшәгәнең өчен Ходай алдындагы гаебеңне танудан, мәңгелек Пасхага – ихлас һәм чиксез ярату Патшалыгына күчү чоры.

Православиедә 7 көнлек атна атнакөннән (воскресеньедан) башлана. Чиркәү атнаны седмица дип атый. Белгәнебезчә, Олы ураза җиде атна (яки җиде седмица) дәвам итә. Һәрбер атнакөн келәве киләсе атнаның мәгънәсен һәм уйлану өчен бер тема билгели, күрсәтә. Олы уразаның һәрбер атнасының үз исеме һәм җисеме бар.


Олы уразаның беренче атнасы – "Православиены данлау" 


Икенче атна – Изге Григорий Палама истәлеге атнасы.

Ул XIV гасырда яшәгән һәм кызу бәхәсләрдә катнашкан. Шундый бер бәхәстә ул, ураза тотып, келәүдә булып, Ходай яктылыгын күрү, тою мөмкинлеге барлыгын исбатлаган. Бу туктамыйча Иисус иманын уку һәм аның көче хакында. “Эй, Ходай Иисус Христос, Ходай улы, мин жазыклыны жарлыка!” – дигән иман белән кеше үзенең йөрәген, күңелен җазыклы теләкләрдән, ымсынулардан арындыра һәм Ходай яктылыгына тартыла. Ходай яктылыгы, Иисус Фавор тавында үзенең өйрәнүчеләренә иңдергән яктылык кебек, Алла данының кодрәтен һәм тулылыгын күрсәтә. Бу – тәре һәм иман кешедә Җирдәге тормышларында ук ярдәм итә һәм мәңгелек тормыш Патшалыгына әзерли, дигән сүз. Икенче төрле бу атнаны яктырылу (чистарыну) седмицасы дип тә атыйлар. Бу атнада әйтелгән иманнар тәүбә иткән һәм ураза тоткан кешеләрнең чистарынуына юнәлтелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев