Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

Олы уразаның дүртенче атнасы – Җараулы Иоанн Лествичник истәлеге атнасы

Җараулы Иоанн Лествечник үзенең “Җомак баскычы” (“Лествица Рая”) кенәгәсендә Ходай арулыгына җитү, менү юлын тасвирлый.

Православиедә 7 көнлек атна атнакөннән (воскресеньедан) башлана. Чиркәү атнаны седмица дип атый. Белгәнебезчә, Олы ураза җиде атна (яки җиде седмица) дәвам итә. Һәрбер атнакөн келәве киләсе атнаның мәгънәсен һәм уйлану өчен бер тема билгели, күрсәтә. Олы уразаның һәрбер атнасының үз исеме һәм җисеме бар.

Олы уразаның беренче атнасы – Православиены данлау
Олы уразаның икенче атнасы – Изге Григорий Палама истәлеге 

Олы уразаның өченче атнасы – Качка башыру атнасы. 

    Җараулы Иоанн Лествичник истәлеге атнасы. Ул VI гасырда яшәгән, Синай тавындагы монастырьда игумен булган. Христос туарга якынча XIII гасыр алдан, Ходаебыз, шул Синай тавында Моисей пагамбәргә 10 боерык биргән. Боерыкларның дүрте – Алланы, алтысы якыныңны сөяргә өйрәтә. Ул боерыклар төрле сыннарга, күрәзәчеләргә түгел, ә бары тик бер Ходайга гына табынырга кирәклеген, Алла исемен теләсә-ничек телгә алмаска, атнаның бер көнен келәүгә багышларга, ата-ананы сөю, кеше үтермәү, уйнашлык итмәү, урламау, ялганламау, хатыныңа, иреңә хыянәт итмәүне боера. Боерыклар кешелек сыйфатларының иң түбән өлешен күрсәтә. Болардан да түбән төшсәң, кешелек кыргый хайван көтүенә әйләнә.

Иисус та безне болар белән генә тукталып калмаска өйрәтә. Ул безне Ходай шикелле булырга өнди. “Күктәге Атабыз арулыкка ничек тулы, сез дә шулай тулы булыгыз”, – ди Иисус. Ләкин бер омтылу, сикерү белән генә бу арулыкка җитеп булмый. Бу – баскычтан менүне аңлаткан күк, авыр хезмәт. Җараулы Иоанн Лествечник үзенең “Җомак баскычы” (“Лествица Рая”) кенәгәсендә шушы Ходай арулыгына җитү, менү юлын тасвирлый. Бу атна безгә, иң элек, ураза тотып тән нәпесебезне җиңәргә өйрәнмичә, беркайчан да Ходай югарылына җитә алмаячагыбызны искәртә.


Фото: Тихвин чиркәвенең ВКонтактедагы группасыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев