Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җолалар җаңарганда

Илнур Әхәтов: “Гөргөри кияүләре+”нең дәвамы булсын иде

“Бәрмәнчек” фольклор ансамбленең быелгы сезонында төп рольне Илнур Әхәтов башкарды.

2020 елгы сезонында керәшеннәрнең “Бәрмәнчек” фольклор ансамбле керәшен дөньясына гына түгел, театр сәнгатенә дә дә күптән кирәк булган тамашаны сәхнәләштерде. "Гөргөри кияүләре+" театральләштерелгән тамашасында төп рольне – “Җабалак” кушаматлы Евграф Ябалаковны Илнур Әхәтов башкара. “Бәрмәнчек”нең яшь артисты әлеге роле белән тамашачы йөрәген яулады, күңеленә  кереп кала алды. "Моңа кадәр мондый рольләрдә уйнаганым юк иде. Образга кереп китәргә режиссерыбыз Радик Бариев зур ярдәм күрсәтте, ул өйрәтте. Бик тырыштык, уңышлы килеп чыкты дип уйлыйм. "Җабалак Җаграбы” образын тагын да камилләштерәчәкбез, яңалыклар белән баетачакбыз әле",- дип, премьерадан соң беренче хисләре белән бүлеште ул.

- Премьераның икенче көнендә үк әлеге тамашаның дәвамы булсын иде, дигән уйлар белән уяндым. “Җаграп” образын уйнау тормышымда иң мөһим һәм якты мизгелләр булып истә калачак. Андый алкышларны әле минем беркайчан да алганым юк иде, ди Илнур Әхәтов.

 

Бу темага: 

“Бәрмәнчек” ансамбле Камал сәхнәсендә керәшеннәргә бизнес-идея тәкъдим итте

"Бәрмәнчек"нең "Гөргөри кияүләре +" премьерасы аншлаг белән узды - фото, видео

"Бәрмәнчек" сезон ача: "Гөргери кияүләре" дәвам итә

Артур Поляков: Искечә Яңа елны бергә каршылыйк

Радик Бариев: "Гөргөри кияүләре +"не халык яратып карасын

Николай Дунаев - алыштыргысыз Гөргөри

Эльмира Кашапова: "Борынгыга заманча күзлектән карыйбыз"

"Гөргөри кияүләре +"та Җаграп ролен кем башкарачак?

Рифкат Якупов фотосы

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.  Яңалыкларыгызны 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев