Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Бәрмәнчек" сезон ача: "Гөргөри кияүләре" дәвам итә

2020 елның 13 январенда Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында “Бәрмәнчек” дәүләт фольклор ансамбле үзенең “Гөргөри кияүләре +” театральләштерелгән тамашасы белән яңа концерт сезонын ачачак.

Әлеге вакыйганы 25 елга якын Камал сәхнәсенең йөзек кашы булган, бүгенге көнгә кадәр аншлаг белән бара торган “Гөргөри кияүләре” спектакле белән бутый күрмәгез! Монда барысы да үзгә – яңа әсәр, яңа вакыйгалар һәм артистлар... Төп рольләрдә профессиональ актёрлар түгел, ә “Бәрмәнчек”нең җырчы һәм биюче егет-кызлары. Шулай да персонажлар – “Гөргөри кияүләре”неке. Пәрдә моңа кадәр Микуш белән Үринәнең кавышуы белән ябыла иде. Хәзер исә Гөргөри дәдәй туй итә. Ә авылның иң мактанчык “герой” җегете – кияү була алмый калган Җаграп, предприниматель булып, керәшен туе проекты ясап, акча эшләргә йөри икән. Хәлләр булыр әле монда! Ансамбль коллективы исә онытылмаслык тамаша вәгъдә итә.

Әсәрнең авторы – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, танылган сценарист, режиссёр Илгиз Зәйниев. Ул язган, сәхнәгә куйган спектакльләр бүгенге көндә тамашачы арасында иң популярлары.

Театральләштерелгән тамашаны әзерләүчеләр белән элемтәгә кердек. Яңалыклар белән сайтыбызда таныштырып барачакбыз. Күзәтеп торыгыз.

Бу темага:
Артур Поляков: "Искечә Яңа елны бергә каршылыйк"

Радик Бариев: "Гөргөри кияүләре +"не халык яратып карасын

Николай Дунаев - алыштыргысыз Гөргөри

Эльмира Кашапова: "Борынгыга заманча күзлектән карыйбыз"
"Гөргөри кияүләре +"та Җаграп ролен кем башкарачак?

 

Реклама хокукларында, 6+

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев