Туганайлар

Татарстан

16+
Төрледән-төрле

Эремчекле кабартма (пончик) рецепты

Эремчекле кабартма рецептын тәкъдим итәм. Аны шулай ук «Казан кабартмасы», ә балалар телендә «пончик» дияргә була.

Камыр өчен кирәк булачак: 1 стакан сөт, 1 стакан су, 11 грамм коры чүпрә, 3 аш кашыгы шикәр комы, 1 бал калагы тоз, 2 күкәй, 300 грамм йомшак эремчек, 6 аш калагы үсемлек мае, он.

Сөткә кайнар су салып җылытырга, калган ингредиентларны да кушып, йомшак камыр басарга. Эремчек коры булса, блендер белән болгатып алырга кирәк. Камырны бераз кабарткач, шарлар ясап куярга, өстен тастымал белән капларга, аларның кабарганын көтәргә.

Табада май кызгач, сүрән утка калдырырга. Кабартмаларның уртасына тишек ясап, майга салырга, ике ягын да пешереп алырга. Кабартмалар кабарып, йомшак булып пешә. Артык мае сеңсен өчен салфеткага куеп барыгыз.

Аннары аларны тәлинкәгә тезеп шикәр оны (сахарная пудра) сибәргә була. Балалар өчен өстен шоколад, чикләвек, кокос вагы белән бизәргә була.

Чәйләрегез тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев