Хәбәрләр

Эльмира Шрыкова: «Әни – чиксез ярату символы»

Әниләр көне уңаеннан карендәшләребезгә «Сезнең өчен әни булу нәрсә ул?», «Балагызны беренче тапкыр кулга алган көнне хәтерлисезме?» дигән сораулар бирдек.

Эльмира ШРЫКОВА, Казан, 35 яшь, 2 бала анасы:

— Минем өчен әни булу — балаларыңның таянычы һәм яклаучысы, дигән сүз. Балаларым өчен теләсә кайсы вакытта таяна алырлык ышанычлы тыл булырга тырышам. Баламның дөньяга килгән һәр мизгелен хәтерлим. Кызым 2 кило 890 граммлы белән туды. Миңа ул бәләкәй курчактай тоелды, шуңа да нәрсәнедер дөрес эшләмәм дип, кулга алырга да куркыта иде. Күрше палатада түгәрәк битле бер малайны күреп, «минем дә балам шундый зурлыкта туса, бәлки курыкмаган да булыр идем» дип уйладым. Ходай ишетте, икенче балабыз түгрәк битле булып, 4 килодан күбрәк авырлыкта туды. Шуңа да аны кулга алуы да җиңелрәк булды. 

Әни булуның иң дулкынландыргыч, күңелле мизгеле — балаңның беренче көлүе. Синең елмаюыңа җавап итеп ул да елмайганда, аеруча рәхәт була. Беренче адымнары... Анысы әле дә күз алдында. Әнием «балалар тиз үсә, синең үскәнне дә сизми калдым» дип әйтә иде гел. Аның никадәр дөреслеккә туры килгәнен үзем әни булгач кына аңладым. Аның әлеге сүзләрен арыган вакытларда, ачу килгәндә гел искә төшә дә, тынычланып, һәр мизгелнең тәмен тоеп, балалар белән күбрәк вакыт уздырырга тырышам. Әни еш кына «үскәч аңларсың» дип әйтә иде, хәзер инде бу сүзләрне мин кызыма һәм улыма әйтәм (елмая). 

Әни — чиксез ярату символы. Әни булырга җыенган хатын-кызларга бер генә киңәш: ана булудан курыкмагыз, бу — һәр хатын-кыз тормышындагы иң бәхетле чор. Әлбәттә, истә тотарга кирәк: бәхетле һәм тыныч әни — бала өчен иң яхшы ресурс.


Нет комментариев