Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Радик Бариев: "Гөргөри кияүләре +"не халык яратып карасын

Киләсе елның 13 январенда Г.Камал театрында “Бәрмәнчек” фольклор ансамбле үзенең “Гөргөри кияүләре +” театральләштерелгән тамашасын куячак.

“Гөргөри кияүләре +” тамашасының режиссёры – Татарстанның атказанган артисты, Г.Камал театры актёры Радик Бариев. Ул быел да “Бәрмәнчек”ләрнең сезон ачу тамашасын оештыра. Аның үзенчәлекләре турында менә ниләр сөйләде ул.

– Куркып кына башланган эш иде. Чөнки ансамбль артистларының драма әсәрләрен сәхнәләштерерлек белемнәре дә, тәҗрибәләре дә юк бит. Ансамбльдә кастинг оештырып, иң сәләтлеләрен сайлап алдык. Беренче пәрдәне куеп бетереп, икенчесенә тотындык. Эшләнгән кадәресен күрсәтү өчен читтән кешеләр дә чакырам, аларның фикерләрен белешәм. Күргән кешегә бик ошый, бу инде ниндидер нәтиҗәләребез бар, дигән сүз. Без моны керәшеннәр өчен генә әзерләмибез. Камалның “Гөргөри кияүләре”н кем генә караса да, бик ошата, үз итә. Монысы да шундый уңышлы булсын иде. Кияү эзләү җола кушканча булган күк, туй да җола буенча барачак. Әлбәттә, бу гади татар туе түгел инде сиңа, гадәтләре, җолалары бик үзенчәлекле...

“Бәрәмәнчек”ләр белән бергә эшләгән шушы ике-өч аем әрәмгә китмәсен, дип телим. Бу яхшы коммерция продукты булсын иде. Әсәрне яратып уйнасыннар, яратып карасыннар иде. Тамашачыны бит көчләп китереп утыртып булмый, кая барасын, нәрсә карыйсын ул үзе сайлый. Әлбәттә, яхшысын сайлый. Әлеге спектакльне керәшеннәр генә түгел, башка халыклар да, хәтта, чит илләрдә дә яратырлык итәсе килә.

Мин әле бу әсәрне Туфан абый Миңнуллинга һәм Марсель абый Сәлимҗановка мәдхия булсын, дип тә эшлим. “Гөргөри кияүләре”н бик яратам. Спектакльнең беренче составын сагынып искә алам. Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев тә “нишләп без моның дәвамын яздыртмадык икән”, ди.

Чын керәшен туен минем әлегә күргәнем юк. Бервакыт Олег Фазылҗанов чакырган иде – бара алмадым, ә җегетләр шаккатып кайткан иде.

Бу темага:

"Бәрмәнчек" сезон ача: "Гөргөри кияүләре дәва итә"

Артур Поляков: "Искечә Яңа елны бергә каршылыйк"

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев