Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Николай Дунаев - алыштыргысыз Гөргөри

Киләсе елның 13 январенда Г.Камал театрында “Бәрмәнчек” фольклор ансамбле үзенең “Гөргөри кияүләре +” театральләштерелгән тамашасын куячак. Халык артисты Николай Дунаев “Бәрмәнчек”ләр спектаклендә дә Гөргөри ролендә. Яшьләргә ул киңәшләре белән дә булыша.

 – “Бәрмәнчек”ләргә максат итеп керәшеннәрнең туй җоласын күрсәтү куелды. Классик әсәрләрдә дә егет белән кыз бер-берсен яратышып йөриләр, каршы килүчеләр булса да, алар кавышалар. Ә менә кавышудан соң нәрсә булганын бик күрсәтмиләр. Без нәкъ менә туйдагы алыш-бирешләрне, каршылыкларны, шатлыкларны һәм уен-көлкене күрсәтәчәкбез. Җолалар да, юмор да, лирика да булачак.

Радик Бариев Камалдагы концерт-кичәләрне бик җыйнак һәм эчтәлекле итеп куя белә. Монда да ул ритмнарга, темпларга бик зур игътибар бирә. Безнең халыкка карата хөрмәт белән эшли, духны яхшы күрсәтә, миңа калса. Әзерләгән номерлар миңа ошап бара, халыкка да ошар, дип уйлыйм. “Бәрмәнчек”ләр белән эшләве рәхәт. Аларның үзләрендә дә зур кызыксыну күрәм.

Бу темага:

"Бәрмәнчек" сезон ача: "Гөргөри кияүләре дәва итә"

Артур Поляков: "Искечә Яңа елны бергә каршылыйк"

Радик Бариев: "Гөргөри кияүләре +"не халык яратып карасын

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев