Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җолалар җаңарганда

“Бәрмәнчек” ансамбле Камал сәхнәсендә керәшеннәргә бизнес-идея тәкъдим итте

“Туганайлар” газетасы корреспонденты “Бәрмәнчек” фольклор ансамбленең “Гөргөри кияүләре+” дип исемләнгән тамашасы премьерасында күргәннәре белән уртаклаша

Гөргөри дәдәй Үринәсен кияүгә бирде. Заманча, җола кушканча, матур итеп... Керәшеннәрнең “Бәрмәнчек” дәүләт фольклор ансамбле Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында “Гөргөри кияүләре +” дип исемләнгән театральләштерелгән тамашасының премьерасы аншлаг белән уздырды.

2020 елгы сезонында “Бәрмәнчек” ансамбле керәшен дөньясына гына түгел, театр сәнгатенә дә дә күптән кирәк булган тамашаны сәхнәләштерде. Мондый премьераны күптән көттек. Инде 25 елга якын вакыт дәвамында Г.Камал исемендәге театр сәхнәсеннән төшмәгән “Гөргөри кияүләре”нең дәвамын күрү кызыклы да, шатлыклы да, онытылмаслык та булды.

“Бәрмәнчек” концертларында халкыбызның дәртле биюләрен, моңлы җырларыбызны күрергә күнеккән иде инде тамашачы. Ансамбль бу сезонында шаккатырды, артистлар бөтенләй башка яктан ачылды – театр сәнгатендә үзләрен сынап карады. Аларның уенын тамашачы дәррәү кубып алкышларга күмде. Шулай итеп, җитәкчелек баштарак төрле каршылыклар һәм шикләнүләр аша сәхнәләштерергә    алынган спектакль премьерасы көтелгәннән дә яхшырак килеп чыкты дисәк тә, артык булмас. 

Тамашада төп рольне – “Җабалак” кушаматлы Евграф Ябалаковны Илнур Әхәтов башкара. “Бәрмәнчек”нең яшь артисты әлеге роле белән тамашачы йөрәген яулады, күңеленә  кереп кала алды. "Моңа кадәр мондый рольләрдә уйнаганым юк иде. Образга кереп китәргә режиссерыбыз Радик Бариев зур ярдәм күрсәтте, ул өйрәтте. Бик тырыштык, уңышлы килеп чыкты дип уйлыйм. "Җабалак Җаграбы” образын тагын да камилләштерәчәкбез, яңалыклар белән баетачакбыз әле",- дип, премьерадан соң беренче хисләре белән бүлеште ул.

- Премьераның икенче көнендә үк әлеге тамашаның дәвамы булсын иде, дигән уйлар белән уяндым. “Җаграп” образын уйнау тормышымда иң мөһим һәм якты мизгелләр булып истә калачак. Андый алкышларны әле минем беркайчан да алганым юк иде, - ди Илнур Әхәтов.

Туфан Миңнуллиның “Гөргөри кияүләре” спектаклендә чирек гасыр дәвамында уйнаган Николай Дунаев тамашачы хәтерендә “главный керәшен” буларак кабул ителә, дип саныйм. Спектакльнең яңача вариантында шул ук Гөргөри дәдәйне күрү, Николай Дунаевның үз ролен үзе башкаруы “җолабызны дәвам итү” буларак бик отышлы алым булды. 82 яшьлек Микулай дәдәебез үзебезнеке, Аллага шөкер, әле һаман да сәхнә тузанын туздыра. Тик шунысы күзгә ташланды, театр сәхнәсендә Николай Дунаевның керәшен дәвамчылары  әле күренми.

Димче карчык Палый әби ролендә сәхнәдә күренүгә үк , тамашачы артистка Елена Григорьеваны алкышларга күмде. Сагындырган иде шул Палый түти. Артисты да образга шулкадәр яхшы сайланган, уйнавы да югары дәрәҗәдә. Рәхмәтле алкышлар сценарий авторы - Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, танылган сценарист, режиссер Илгиз Зәйниевкә дә иде. Җанга якын, үзебезнең Палый түти ролен кире кайтаруны керәшен карчыкларына һәйкәл кебек кабул иттем мин.

Сюжет буенча, бәйрәмнәр уздыру агентлыгы ачып җибәреп, эшмәкәргә әйләнгән Җабалак Җаграбы Үринә белән Микушның туен оештырды. Гөргөри дәдәй таләпләре буенча: үзебезчә, җола кушканча һәм заманча матур итеп! Менә бит нинди бизнес – идея! Сәхнәдә чәйнәп каптырылды. Бай мирасыбыз, йола-гадәтләребезне, телебезне саклау һәм киләчәктә яшәтү өчен менә дигән мөмкинлек. Керәшеннәргә йоласына турып китереп бәйрәмнәр уздыручылар күбрәк кирәк. Кызлары-уллары үсеп килгән ата-аналар, бу тамашаны күреп, туй йолаларын өйрәнсен, өйрәтсен иде. Керәшенчә туй күренеше сәхнәдә генә куелмасын, тормышка кайтсын иде. "Бәрмәнчек"нең бу тамашасыннан соң, минем дә шундый туем" булсын иде, дип күзләре янып чыккан керәшен яшьләрен күрсәгез иде сез...

Театральләштерелгән тамаша булса да, режиссер, Татарстанның атказанган артисты, Камал театры артисты Радик Бариев " Бәрмәнчек" керәшен фольклор ансамбленең концертын карап утыруыбызны оныттырмады. Җырлар, биюләр шулкадәр урынлы ялганып китә: үзебезнең вокалистларыбызның тавышы, оста куелган биюләр белән горурланып утырдык. Кодалар каршы алу, сандык сату, бирнә күрсәтү, каз бүлү, пирмәнкә, “пашол боткасы”н чыгару кебек йолалар кадерле һәм кыйммәтле, дәрәҗәле итеп, заманча, юмор аша тәкъдим ителде. Оркестр уены үзе аерым бер игътибарга лаек, чын профессионналлар! Керәшен милли уен коралларының да әлеге спектакльдә урын алуы өстәмә ямь, колорит бирде. Шул ук вакытта, кыскартасы, җыйнаклыйсы урыннар да юк түгел, ләкин, тулаем фонда, алар бик тиз онытыла.

Кыскасы, "Бәрмәнчек" фольклор ансамбленең "Гөргөри кияүләре +" тамашасын һәркем, шул исәптән, Россия шәһәрләрендә һәм Татарстан районнарында яшәүче карендәшләребез  дә күрергә тиеш. Бигрәк тә яшьләр, туйга әзерләнүче ата-аналар. Әлеге әсәр, дәвамлылыгы ягыннан, Туфан Миңнуллинның “Гөргөри кияүләре”ннән дә уздырсын иде! Керәшеннәргә багышланган яңа сәнгать әсәрләре языла һәм сәхнәгә чыга торсын иде, дигән теләктә калам.


Бу темага: 

"Бәрмәнчек"нең "Гөргөри кияүләре +" премьерасы аншлаг белән узды - фото, видео

"Бәрмәнчек" сезон ача: "Гөргери кияүләре" дәвам итә

Артур Поляков: Искечә Яңа елны бергә каршылыйк

Радик Бариев: "Гөргөри кияүләре +"не халык яратып карасын

Николай Дунаев - алыштыргысыз Гөргөри

Эльмира Кашапова: "Борынгыга заманча күзлектән карыйбыз"

"Гөргөри кияүләре +"та Җаграп ролен кем башкарачак?

Рифкат Якупов фотолары

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.  Яңалыкларыгызны 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Рэхмэт сезгэ?