Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

Олы Уразаның бишенче атнасы – Җараулы Мария Египетская атнасы

Бу атна нинди генә җазыклы, начар кеше булсак та, Ходай Патшалыгы барыбызга да ачык икәнен аңлата.

Православиедә 7 көнлек атна атнакөннән (воскресеньедан) башлана. Чиркәү атнаны седмица дип атый. Белгәнебезчә, Олы ураза җиде атна (яки җиде седмица) дәвам итә. Һәрбер атнакөн келәве киләсе атнаның мәгънәсен һәм уйлану өчен бер тема билгели, күрсәтә. Олы уразаның һәрбер атнасының үз исеме һәм җисеме бар.

Олы уразаның беренче атнасы – Православиены данлау
Олы уразаның икенче атнасы – Изге Григорий Палама истәлеге 

Олы уразаның өченче атнасы – Качка башыру атнасы. 

Олы уразаның дүртенче атнасы – Җараулы Иоанн Лествичник истәлеге атнасы

Бишенче атна

Җараулы Мария Египетская атнасы. Мария Египетская 12 яшендә өйдән китеп, азгын тормыш белән яши. Нәпесен тыя белми, шакшылана. Шул җазыклары өчен чиркәүгә дә керә алмый. Бервакыт зур кодрәт булып, ул, Иисус Анасы Марияның төсен күреп чиркәүгә керә. Иман йортыннан ул үзгә кеше булып чыга. Шуннан соң аңына килеп, чүлгә тәүбә итәргә китә. Шунда ярты гасыр ялгызлыкта, ураза тотып, теләк итеп яши. Чын күңелдән тәүбә итеп, җазыкларыннан эрчеләр һәм Изге исеме ала.

Бу – тәүбә итү атнасы. Четверг көнне Андрей Критсткийның Тәүбә каноны тулысынча укыла. Җараулы Мария Египетскаяны искә алу, нинди генә җазыклы, начар кеше булсак та, Ходай Патшалыгы барыбызга да ачык икәнен аңлата.

 

Боларны да укыгыз:

Җараулы Мария Египетскаяның гыйбрәтле тормышы
Андрей Критскийның тәүбә каноны

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев