Әниләр көне — ул елның иң нечкә, иң якты һәм иң мөһим бәйрәмнәренең берсе.
Бакалы районының Яңа Илек авылында мәктәп, авыл мәдәният йорты һәм китапханә әзерләгән бәйрәм концерты узган.
«Ул бер сулышта үтте. Нәни балалардан алып, авылның өлкән яшьтәге кешеләренә кадәр бу концертта катнашты. Кичәдә күп балалы әниләргә аерым игътибар бирелде, алар иң самими һәм изге сүзләргә лаек. Чөнки һәр балага көн саен күпме хезмәт һәм сабырлык, кайгыртучанлык һәм мәхәббәт кирәк, ә биш яки аннан да күбрәк бала булганда?! Безнең катлаулы заманда бәяләп бетергесез хезмәт куйган волонтерлар чакырылган иде. Камуфляж челтәрләре, үлән чәйләре, җылы әйберләр һәм хатлар — аларның мөһим эшләренең исемлеге менә шундый. Сәхнәдә — махсус хәрби операциядә катнашучыларның әниләре, алар уллары белән горурлык хисе кичерәләр, әмма шул ук вакытта борчылалар да. Алар төннәрен йокламыйлар, ләкин аларның тизрәк өйгә кайтуларын көтәләр. Бәйрәм һәрвакыт бүләкләр, чәчәкләр белән ассоциацияләнә... Быел да шулай булды. Спонсорлык ярдәмен күрсәтүчеләргә, оештыручыларга да рәхмәт! Алар булмаганда, бу тантана да булмас иде. Концерттан соң барысы да чәй эчәргә чакырылды. Җылы һәм дусларча мөхиттә, хуш исле чәй һәм тәмле пешкән ризыклар белән бергә очрашу дәвам итте...», — дип сөйләдемәдәният йорты җитәкчесе Марина Мрясова.
Әни — һәрберебезнең тормышындагы иң мөһим кеше. Аның гаиләдә һәм җәмгыятьтәге роле бәяләп бетергесез. Бу бәйрәм әни мәхәббәте мөһимлеген, якын һәм туган кешеләрне саклау кирәклеген искә төшерде.
Фото: М.Мрясова.
Нет комментариев