24 ноябрьдә Казанның Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәгендә Татарстан төбәк керәшен иҗтимагый оешмасы идарәсенең киңәйтелгән утырышы булды. Идарә членнары, районнардагы бүлек вәкилләре катнашында уздырылган утырышта бу елдагы эшчәнлеккә нәтиҗә ясалды, 2027 елга планнар билгеләнде.
Яңа җитәкче — традицияләрнең дәвамчанлыгы
Идарә утырышына керешкәнче, Түбән Кама этнографик-мәдәни җәмгыятенең яңа җитәкчесе тәкъдим ителде: ул — Ольга Вәлиуллина. Иҗтимагый хәрәкәттә Ольга Владимировна яңа кеше түгел: «Сүрәкә» халык фольклор ансамбле һәм «Җиз кыңгырау» яшьләр ансамбле җитәкчесе, Түбән Кама җирле керәшен җәмгыяте чараларының режиссёры, туган якны өйрәнүче һәм этник сәнгатьне тикшерүче. Җитәкчеләр аның кул астындагы Түбән Кама җәмгыяте үзенең актив эшчәнлеген дәвам итәчәгенә ышаныч белдерделәр.
Түбән Кама җирле керәшен оешмасына нигез салучы һәм аның беренче җитәкчесе булган Тамара Багаветдинова исеменә аерым рәхмәт сүзләре яңгырады. Ул бу эшкә 40 еллап гомерен багышлаган. Тамара Алексеевна безнең арадан китми, алга таба ул Түбән Кама керәшен оешмасы җитәкчесенең мактаулы киңәшчесе буларак үз эшчәнлеген дәвам итәчәк.
Татарстан төбәк керәшен иҗтимагый оешмасы председателе Иван Егоров: «Сезнең тәҗрибә, зирәклек һәм ярдәмегез безнең өчен бәяләп бетергесез. Сәламәт булыгыз!» — дип аңа халкыбыз алдындагы күпьеллык тырыш хезмәте өчен рәхмәт әйтеп, истәлекле бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырды.
Көн тәртибендәге төп мәсьәләләр
Утырышның эшлекле өлеше конструктив рухта узды. Ул замана сынаулары шартларында иҗтимагый оешмаларның роле, бердәмлекнең һәм үз тамырларыңа, традицияләреңә тугрылыкның кирәклеге ассызыкланган мөрәҗәгать белән башланды.
Аерым билгеләп үтелгәнчә, 2027 ел Татарстанда Минтимер Шәймиев елы дип игълан ителгән. Безнең керәшен җәмәгатьчелеге өчен Минтимер Шәрипович аерым зур ихтирамга лаек шәхес. Оешмабыз аның хуплавы белән төзелде, шулай ук, «Бәрмәнчек» ансамбле һәм Я.Емельянов исемендәге мәдәният үзәге кебек күп кенә мөһим проектлар нәкъ менә Шәймиев башлангычы белән гамәлгә ашырылды. 2027 елда бу әһәмиятле башлангычларга 25 ел була.
Утырыш барышында отчетлар тыңланды һәм игътибарга алынды. Оешманың 2026 елның мартыннан ноябренә кадәр эшчәнлеге турындагы отчетны һәм 2027 елга эш планы проектын башкарма комитет җитәкчесе Людмила Белоусова җиткерде.
Отчет чоры Татарстан төбәк керәшен иҗтимагый оешмасы өчен әһәмиятле булды һәм республика күләмендәге чараларны, юбилейларны, төбәкара эшлекле сәфәрләрне, яңа башлангычларны үз эченә алды.
Ул сәфәрләр арасыннан үзара хезмәттәшлек һәм бердәмлек ягыннан зур әһәмияткә ия булганы — Красноярск ягындагы карендәшләр янына бару. XIX гасыр ахыры-XX гасыр башында Столыпин реформасы кысаларында, хәзерге Мамадыш районының Кумырык, Җөри, Ылыя, Юкәче һәм башка авылларыннан халыкны Себергә күчергәннәр. Алар шул елларда нигез салынган Комаровка һәм берничә авылда хәзер дә элгәреге традицияләрне саклап яшиләр. Безнең халыкка, гомумән, традицияләргә хөрмәт, сакчыл караш хас.
Бу уңайдан, быел республикакүләм Тройсынның Теләче районындагы Субаш авылында халкыбызга хас киң кунакчыллык белән һәм йоласына туры китереп уздырылуына тукталды докладчы. Шулай ук, ул Татарстан Рәисе фонды исәбеннән бирелгән махсус сертификатларга ике Питрау арасында Кукмара, Яңа Чишмә, Әлмәт районнарындагы фольклор ансамбльләренә традицион керәшен киеме үрнәгендә сәхнә костюмнары тектерелгәне турында да әйтеп үтте. Республикакүләм «Ыру агачы» конференциясендә ясалган фәнни-тикшеренү эшләрен үз эченә алган өченче китап басылып чыкты.
Бу елда башкарылган эшләр, ирешелгән уңышлар күп, ә алда әле тагын да зуррак бурычлар тора. Уртак максатларны тормышка ашыру өчен бердәмлекне саклау зарур. Доклад соңында 2027 ел өчен эш планы проекты бертавыштан расланды.
Яңа форматлар елы
«Бәрәкәт» яшьләр бүлеге җитәкчесе Игорь Шрыковның отчеты көн тәртибендәге иң эчтәлекле пунктлардан берсе булды. Аның сүзләренчә, 2026 ел яшьләр бүлеге өчен юбилейлар, эшчәнлектә яңа форматлар һәм киләчәк турында турыдан-туры сөйләшү елы булды: «Айбагыр» этномәдәни сменасының 15 еллыгы билгеләп үтелде, команда Татар КВН лигасы финалына чыкты, керәшен милли киеменә багышланган медиапроектларга керешелде һәм беренче тапкыр стратегик сессия үткәрелде. Отчет чорында Татарстанның төрле районнары һәм Россия төбәкләре яшьләрен берләштергән 20дән артык чара уздырылды.
2027 елга план тулысынча әзер. Аңа КВН командаларының Сочида узачак халыкара XXXVIII фестивалендә («КиВиН-2027») безнең керәшен яшьләре җыелма командасының катнашуы, Рождество утырмалары, Татар КВН лигасы сезоны, социаль челтәрләрдә «Кряшен чибяре»-«Кряшен жегете» флешмобы, яшьләр грантлары конкурсы, хәйрия концертлары, балалар өчен Пасха программасы, Җиңү бәйрәме уңаеннан «Мәңге онытмабыз» акциясе, халыкара балаларны яклау көненә квест.
«Питрау» фестивале кысаларындагы «Кряшен чибяре» конкурсы, Тырлау аланындагы шимбә өмәсе, «Айбагыр» этносменасы, «Жашляр учагы» этно-кемпингы, I курстагы керәшен студентлары көне, «Покрау чыңы», «Бәрәкәт-2028» стратегик сессиясе, Яңа ел тамашалары һәм «Кышкы җыен» кичәсе, шулай ук, яшьләр бүлеге карамагында даими медиа-лаборатория булдыру һәм «Бәрмәнчек» ансамбле белән берлектә ачык һавадагы «квартирник» кертелгән.
Чыгышын йомгаклап, Игорь Шрыков 2026 елның яшьләр бүлеге өчен үсеш һәм эшчәнлеккә яңача якын килү елы булганын искәртеп үтте. Төп казаныш — саннар һәм аерым проектлар түгел, ә елдан-ел ныгый барган бәйләнешләр; керәшен культурасын үстерүгә өстәмә бер бурыч итеп кенә карамыйча, аны үз тормыш эшенә санаучы кешеләр һәм коллективлар янәшәсендә эшләү. Докладчы, дуслык һәм үзара хезмәттәшлек өчен, оешма җитәкчелегенә, партнёрларга, Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәккә, «Туганайлар» газетасына һәм «Бәрмәнчек» ансамбленә һәм барлык активистларга рәхмәт белдерде. Ярдәме, зирәклеге һәм яшьләргә ышанычы өчен, Иван Михайловичка аерым рәхмәт белдерде.
Уңай тәҗрибә
Кайбыч керәшен бүлеге җитәкчесе Светлана Матвеева үзләренең эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. Җирле оешма белән район җитәкчелеге, мәдәният бүлеге, җирлекләрдәге авыл башлыклары арасында тыгыз элемтә урнаштырылган. Мәлки керәшеннәре янына галимнәрнең фольклор-этнография экспедициясе белән килүләре дә фән эшлеклеләренең мәдәни мирасыбызны өйрәнүгә әһәмият бирүләре турында сөйли. «Туым Жондозы» конкурсында, республикакүләм «Питрау» бәйрәмендә район керәшеннәре һәм яшьләре актив катнаша.
Укытучы Анита Давыдова Иске Тәрбит мәктәбендәге «Алан» төркеменә йөрүчеләргә дә, башка балаларга да җыр-биюләр аша халкыбыз культурасына мәхәббәт тәрбияләргә омтыла. Районда керәшен мәдәниятен саклау һәм популярлаштыруда мәлки керәшеннәренең тәҗрибәсен идарә членнары уңай дип тапты.
Социаль челтәрләрдә активлык кирәк
Утырыштагы иң мөһим һәм иң күп бәхәс тудырган мәсьәләләрдән берсе — «Туганайлар» газетасының баш редакторы Юлия Губина республика керәшен иҗтмагый оешмасы бүлекләренең социаль челтәрләрдә урнаштырылган мәгълүматларына күзәтү ясавы. Аның доклады илкүләм борчулы тенденцияләр фонында яңгырады: әгәр 2022 елда милләтара мөнәсәбәтләргә кагылышлы тискәре яңалыклар нибары 202 булса, 2025 елга аларның саны 3 мең 900гә җиткән. Шул ук чорда уникаль фейклар саны 3тән 81гә кадәр арткан, ә 2026 ел башыннан инде 32 дипфейк — ясалма интеллект ярдәмендә эшләнгән ялган видео һәм аудиолар теркәлгән.
Бүгенге көндә республика керәшен иҗтимагый оешмасы составында районнарда һәм шәһәрләрдә 26 бүлек эшли. Бары тик алтысы гына (Түбән Кама, Зәй, Әлмәт, Мөслим, Менделеевск һәм Казан) «ВКонтакте»дагы төркемнәрен актив алып баралар. Шулай ук, республика керәшен иҗтимагый оешмасының төп төркеме булган "Кряшены-Керәшеннәр — официальная группа«сы һәм «Бәрәкәт» яшьләр бүлеге каналлары. Калган бүлекләр я төркемнәрен алып барудан туктаган, я аларда ул бөтенләй юк.
Түбән Кама һәм Зәй керәшеннәре башкаларга үрнәк итеп күрсәтелде. Түбән Кама төркеме чаралар анонсын һәм отчетларын, фото һәм видеоматериалларны даими рәвештә чыгара. «ВКонтакте»дагы үз подписчикларын җирле идарә составы белән таныштыра, ә бу — халыкның оешма эшенә ышанычын арттыра дигән сүз.
Зәй бүлеге социаль челтәрләрдә актив эшчәнлекне шушы ел башында җәелдергән, ә шулай да инде яхшы уңышларга ирешкән. Аларның мартта җитәкче алышынганнан соң ачылган МАХ каналында — бүгенге көндә 500дән артык кеше. Аның аша мәдәни чаралар, өмәләр һәм конкурслар турында белдерүләр бирелә, райондагы барлык керәшен авыллары яңалыклары бастырыла һәм республика каналларыннан репостлар ясала.
«Бәрәкәт» яшьләр бүлеге социаль челтәрләрдәге үз аккаунтларын яшь аудиториягә ориентлашып алып бара. Бүлекнең күптән түгел Бөтендөнья «Born from culture» тренды юнәлешендә төшерелгән уртак ролигы 210 меңнән артык карау-просмотр һәм дөньяның төрле почмакларыннан отзыв-фикерләр җыйды. Социаль челтәрләрдә «Кряшен чибяре» һәм «Айбагыр» этносменасы аккаунтлары да эшли.
Шул ук вакытта, докладчы җитди оештыру һәм юридик аспектларга да игътибар юнәлтте. Йомгаклап, Юлия Губина барлык районнарда да керәшен этномәдәниятен саклау һәм яңа буыннарга тапшыру буенча зур эш башкарылуын һәм бу эшне интернет киңлегендә дә чагылдырырга кирәклеген ассызыклады. Бүгенге көндә сайтлар һәм электрон почта инде ул кадәр нәтиҗәле түгел — кешеләр социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда яши, һәм шуларга таянып, халкыбыз турында җәмәгать фикере формалаша.
«Матур итеп күрсәтсәк — матур итеп күрәчәкләр, ямьсез итеп күрсәтсәк — ямьсез итеп күрәчәкләр. Социаль челтәрләребез безнең визит карточкабыз булырга тиеш», — дип сүзен тәмамлады Юлия Юрьевна. Фикер алышулардан соң, барлык бүлекләргә дә керәшен этномәдәниятен популярлаштыру һәм үз эшчәнлекләрен яктырту буенча интернет киңлегендә эшне активлаштырырга, әйтелгән тәкъдимнәрне исәпкә алып эшләргә киңәш ителде.
Юбилярларны хөрмәтләү, рәхмәт сүзләре
Утырышның иң күңелле өлеше — юбилярларны хөрмәтләү. Казаннан идарә әгъзасы Семён Федоровка, Минзәлә бүлеге җитәкчесе Светлана Упаевага, Теләче бүлеге җитәкчесе Пётр Черновка истәлекле бүләкләр тапшырылды. Аларга ныклы сәламәтлек һәм керәшен культурасын саклауда, халыкка танытуда алга таба да зур көч, дәрт белән эшләүләрен теләделәр.
Утырыш азагында Иван Михайлович хезмәтләре өчен барысына да идарә исеменнән рәхмәт белдерде. Киләсе елда да бердәмлекне саклап, үзләренә ышанып тапшырылган эшне лаеклы дәвам итәчәкләренә ышаныч белдерде. Оешма членнары арасында Ватанны саклаучыларга шәхси ярдәм күрсәтүчеләр, волонтёрлык белән шөгыльләнүчеләр һәм даими спонсорлар да барлыгын ассызыклады. «Сәламәт булыйк, якыннарыбызны саклыйк. Өйләребезгә — тынычлык, илебезгә — иминлек», — дип тәмамлады утырышны.
Ирина МУЛЛИНА.
Нет комментариев