25 ноябрь көнне Казан шәһәренең Ленин исемендәге мәдәни-ял үзәгендә «Керәшенчә винегрет» концерты узды. Ул быел «Балачакка кайтыйк әле...» дип аталды.
Алтынчы тапкыр җыелдык
Икенче ел рәттән «Керәшенчә винегрет» концертына барырга насыйп булды. Ул быел алтынчы тапкыр уздырылды. Концертның темасы ел да үзгәрә: узган ел көтелмәгән дуэтлар карасак, быел — балачакка кайттык.
Балачак — иң күңелле, борчу мәшәкәтсез рәхәт чор. Әниләрнең җылы кочагында, әтиләрнең ышанычлы киң җилкәсе артында үскән вакытлар. «Керәшенчә винегрет» безгә шул көннәрне искә төшерде. Концерт башында күрсәтелгән видеода да «балачак ул хисләрдән, яңгыр явып үткән чирәм исеннән, әбиемнең йомшак кулыннан, төтен исеннән башлана», дигән сүзләр яңгырады. Әйе, «балачак» сүзен ишетүгә үк күңелдә аңлатып бетерә алмаслык җылылык йөгерә.
Экранда күрсәтелгән видеоларны караганда һәрекемнең күз алдына авылы, әби-бабасы, чирәм исе, балалачак дуслары искә төшкәндер. Концертта, шулай ук, тамырларыбызга карата хөрмәт, җыруларыбызны саклау бурычы дә нечкә җептәй сузылган иде.
«Керәшенчә винегрет»ка зал тутырып килгән тамашачының күпчеле нәкъ менә керәшеннәр иде. Вадим Захаров та үз чыгышы вакытында «концертта моның кадәр керәшен күргән юк» иде дип шаяртты. Араларында матур итеп тамакса киеп килүчеләр шактый күренде. Мондый концертлар карендәшләр өчен бер очрашу урыны булып тора.
Яңа рецепт
«Керәшенчә винегрет«ны елдагыча Татарстанның халык артисты Олег Фазылҗанов һәм бу проектның авторы Евгений Максимов (хатыны Светлана Максимова — сценариен язган) алып барды.
Концертны быел Женя үзе чыгышы белән башлап җибәрде. «Мирас» инструменталь ансамбленә кушылып туган ягы Тәмтегә багышланган «Чишмә җырым»ны җырлады.
Шунысын әйтергә кирәк, концертта барлык чыгышлар диярлек оркестрга башкарылды. Бу кичәгә үзенчәлек өстәп, бер ямь бирде. Җырчы кызыбыз Снежана Абрамова да сәхнәне ямьләде.
Сәхнәдә Георгий Ибушевны күргәч йөзгә елмаю йөгерде. Менә кайда ул моң! Авылча, гади генә итеп, баянга кушылып җырлады. Баянда — Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Геннадий Максимов иде. Георгий дәдәй «балачакта баш тишелүләр, борын җимерүләр, барысы да булды. Балачак истәлеге сөйләрмен дигән идем дә, тик шигырь укырга булдым» дип, балачак турындагы шигырен укыды.
Керәшен концерты булгач, фольклор ансамбльләрсез булмый инде. Быел «Винегрет» сәхнәсендә Түбән Камадан килгән «Сүрәкә» фольклор ансабмле чыгыш ясады. Керәшен җыруларын башкардылар, биеп тә алды үзләре. Бию дигәннән, кичәдән Казанның «Мирас» балалар бию коллективы да бар иде. Чыгышлары дәртле булды.
Елдагыча, быел да ингридиентлар күп булды. Шундыйларның берсе — Дилә Нигъмәтуллина. Аны афишада күргәч «Әллә аның да керәшен тамырлары бармы» дип уйлаган идем, Дилә бу сорауга сәхнәдә җавап бирде. «Керәшен булган бик күп якын дусларым бар, шуңа яратып килдем», дип матур җыруыбызны башкарды.
Инде күптән зур сәхнәләрдә күренмәгән опера җырчысы Галина Казанцева чыгышы да бизәде концерты. Халык аның җырлавын сагынган икән, чөнки озак кына кул чабып, бүләкләр биреп, сәхнәдән җибәрми торды. «Күренмәвемнең төп сәбәбе, катлаулы операция кичердем. Инде әкренләп сәхнәгә чыгам, сезнең белән күрешәсе бик килә» дип халыкны сәләмләде ул.
Концертта яшьләрнең чыгышлары да булды. Шундыйлардан Галина Казанцеваның племяннигы Николай Казанцев. Алар икесе бергә "Кәтүк түти«не башкарулары аеруча күңелле булды.
Амелия Феофанова белән Иван Пугачевның да дуэты йөрәккә май булып ятты. Үзләре матур, үзләре янып тора, бер-берсе һәм тамашачы белән «флиртовать» итәләр. Харизмалары белән үзләренә генә каратып тордылар.
Концертка әзерлек барышында Евгений Максимов «афишада булмаган артистлар, сюрпризлар булачак» дип ышандырган инде. Сюрприз Әлмәт ягыннан килгән. Ул — «Мин яратам сине Татарстан» җыры авторы, карендәшебез Роберт Андреев. Горур басып, оркестрга әлеге җырны башкарды. Кечесеннән алып, олысына кадәр яттан белгән җырны карендәшебез язганы икеләтә горурлык өсти.
«Керәшеннәр» КВН командасы уенчылары булган җирдә, күңелсез була алмый! Моның белән һәркем килешер. КВНчы Вадим Шрыков үз чыгышында балачак хатирәләренә тукталды, авыл, мәктәп еллары турында сөйләп халыкны көлдерде. Пародия остасы буларак, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов булып та котлады. Соңыннан концертка дип алып килгән бүләген күрсәтте: Татарстанның халык артисты Салават булып та чыгыш ясады. Тамашачы алкышларга күмде үзен!
Татарстанның халык артисты Олег Фазылҗанов дусты Җеняның уңышлары турында горурланып сөйли. Алар кулга-кул тотынып эшлиләр. Олег дәдәй, асыл затыбыз буларак, Җеняга төпле киңәшләрен бирә. Олег Фазылҗановның концертта җырлавын да яратып тыңлады тамашачы.
Һәр концертта хедлайнер була. Соңгы артистны игълан итә башлагач, залдагылар исемен үк кычкырып әйтте. Бу — Татарстанның халык артисты Вадим Захаров иде. Гадилеге өчен халык үз итә аны. Соңгы җырда халык аягүрә басып алкышлады. Менә шундый күтәренке кәефтә, югары нотада тәмамладылар «Керәшенчә винегрет»ны.
Антракт вакытында да тамашачы күңелен күрделәр. «Бәрәкәт» яшьләре бүлеге активисты Денис Михайлов фойеда халыкны җырлатты, биетте, түгәрәк уен да ясады.
Эх бар иде яшь чаклар…
Концертка ел да килгән халык белә: тамаша барышында шигырь язу конкурсы оештыралар. Шигырьнең беренче ике юлы инде бар, ә калган икесен, фантазияне эшкә җигеп, язып бетерергә кирәк иде. Быел беренче ике юл болай яңгырады:
Эх, бар иде яшь чаклар,
Кесә тулы борчаклар...
Шигырь язучылар күп булды. Соңыннан, алып баручылар, шулар арасында иң-иңнәрен сайлап, аларның авторларын бүләкләделәр. Җиңүчеләрнең шигырьләрен тәкъдим итәм:
Эх, бар иде яшь чаклар,
Кесә тулы борчаклар.
Капка төбенә җыелып,
Борчак ашаган чаклар.
Калдылар шул инде артта,
Авыллы балачаклар.
Һич хәтердән китмәс безнең
Өйгә кайтуны онытып, уйнап йөргән сукмаклар.
* * *
Эх, бар иде яшь чаклар
Кесә тулы борчаклар.
Владимирдан Ибушевны
Яратып йөргән чаклар.
* * *
Эх, бар иде яшь чаклар
Кесә тулы борчаклар,
Интернетсыз, вай-файсыз
Уйнап-йөреп, борчак чиртеп бәхетле булган чаклар.
Уйланулар
«Керәшенчә винегрет»ның темасы быел һәркемнең күңеленә якын иде. Концертка барганда үк, җырчыларыбыз үзләренең балачак истәлекләрен сөйләрләр, аны «Туганайлар»ны укучыларга да җиткерермен дигән фикер белән барган идем. Кызганыч, истәлекләр аз булды. Вакыт ягы чикләнгән булса да, 2-3 җөмлә белән генә балачак хатирәләрен сөйләсәләр дә күңел кыллары тибрәнеп китәр иде, балачакны сагынудан йөрәк сыкрап куяр иде кебек.
Концерт шәп, матур! Миңа шул балачак белән бәйле «ностальгия» генә җитмәде. Усал әтәч талау, ата каздан качып йөгерү, кыш көне итек, бияләйләр бозга катканчы тау шуу, йомшак ак ипи өстенә май, шикәр сибеп ашау, урамга дусларны тәрәзә каршына басып, кычкырып кына уйнарга чакырулар... Менә шул вакытка кайтасы килгән иде.
Евгений Максимовның әлеге үзенчәлекле проекты дәвамлы булсын. Алдагы елларда тагын да «тәмлерәк» рецепт белән сөендерергә язсын, аңа көч һәм дәрт телибез.
Нет комментариев