Төрледән-төрле

Аш-су бүлмәсендәге «лайфхак»лар

Укып карагыз әле, файдасы тими калмас, киңәшләрнең кирәге чыгар.

  • Кулланылып бетмәгән суганны нинди дә булса май белән сылап куегыз — ул сыйфатын югалтмаячак.
  • Ачылган томат пастасын, аның капкачына әз генә коры горчица сөртеп, яки өстенә вак тоз белән май салып, күгәрүдән сакларга була.
  • Дым тартканнан өстәл әрҗәләре бик авырлык белән шуып йөри башлый. Аларның ян якларын шәм белән ышкып җибәрсәгез, бу күңелсезлектән котылырсыз.
  • Бәрәңгене әрчеми пешергәндә аның кабыгы ярыла. Ярылмасын өчен, суга берничә тамчы аш серкәсе тамызыгыз.
  • Сөттә пешкән тәмле ботка ашыйсыгыз килсә, дөге, тары, солы кебек ярмаларның сөттә суга караганда озаграк бүрткәнен истән чыгармаска кирәк. Шуңа күрә аларны алдан суда күпертеп, аннары сөттә пешереп бетерергә кирәк. 
  • Кухняда төрле исләр булганда, табага бераз аш серкәсе салып, ул очып беткәнче акрын утта тотарга кирәк.

 

Фото: «Туганайлар»


Нет комментариев