Хәбәрләр

Казанда Гәрәй Рәхимне искә алу кичәсе булачак

Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә узачак «Үз җиремдә үз җырым» дип исемләнгән искә алу кичәсе Гәрәй Рәхимнең (Григорий Радионов) 85 яшьлек юбилеена багышлана.

Гәрәй Рәхим тумышы белән Лениногорск районының Федотовка авылыннан. Ул – Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Рәсәй күләмендә олы әдәби-мәдәни дәрәҗәләргә ирешкән асыл карендәшебез.

Күп китаплар авторы, язучы, шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе Гәрәй Рәхим иҗатына багышланган бу  кичә аның иҗатын, әдәби мирасын һәм якты хатирәләрен бергәләп искә төшерү, аның шәхесенә хөрмәт белдерү мөмкинлеге. Бу очрашу — әдәбият сөючеләр, язучының якыннары, дуслары һәм хезмәттәшләре өчен ихлас очрашу мәйданы булачак.

4 декабрьдә, 17:00 сәгатьтә Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә (М. Худяков урамы, 11 йорт) күрешербез.

Керү ирекле.

 


Нет комментариев