Әлеге фотоны Эльвира Кузнецова җибәрде.
Эльвира Мамадыш районының иң гүзәл төбәкләренең берсе Җөри авылында туган. Ире Владимир белән Уткино (Ылыя) авылында яшиләр. Әлеге фото турында болай сөйләде:
«Ылыя түтиләре Ибекейләргә ашка килгәннәр. Элек Качману атнасында туганнарны ашка җыялар иде. Ул кич белән башланып, иртәнгә кадәр бара. Уң яктан беренчесе, иремнең Начтый әбисе, өстәл кырында утыра. Аннан соң Күчтейләр әбисе, Акбаш Анный әби. Калганнарын белмибез. Танучылар булса язып җибәрегез әле».
Нет комментариев