Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәгендә Татарстан төбәк керәшен иҗтимагый оешмасы идарәсенең киңәйтелгән утырышында Республика керәшен иҗтимагый оешмасының Кайбыч районы бүлеге җитәкчесе Светлана Матвеева үзләренең эш тәҗрибәсе белән уртаклашты.
Төп юнәлешләреннән берсе — халык йолаларын саклау
Билгеле булганча, Кайбыч районы керәшеннәренең җирле иҗтимагый оешмасы 2007 елда оешты. Менә инде егерме елга якын без районыбыз керәшеннәренең үзенчәлекле мәдәниятен, телен, рухи һәм гаилә традицияләрен саклау һәм үстерү, шулай ук милләтара татулыкны ныгыту юнәлешендә эзлекле эш алып барабыз.
Бөтен эшчәнлегебез Кайбыч районы җитәкчелеге, мәдәният бүлеге, мәктәпләр һәм керәшеннәр күпләп яши торган авыл җирлекләре башлыклары белән тыгыз хезмәттәшлектә оештырыла. Болар — Мәлки, Иске Тәрбит, Чүти, Хуҗа Хәсән авыл җирлекләре.
Эшебезнең төп юнәлешләреннән берсе — халык йолаларын саклау һәм республика күләмендәге бәйгеләрдә катнашу. Без ел саен Мамадыш районында уза торган зур республика «Питрау» бәйрәменә барабыз. Анда оештырыла торган «Керәшен чибәре» бәйгесендә дә районыбыз вәкилләре еш катнаша: узган 2025 елда районыбыз данын яклап, Анита Давыдова бик матур һәм лаеклы чыгыш ясады. Ул Мәлки ягы керәшеннәренә хас үзенчәлекле һәм тирән эчтәлекле солдат озату йоласын күрсәтте. Шулай ук үткән ел егетебез Тимур Казаковны армиягә озату барышы турында махсус фильм да төшерелде.
Моннан тыш, үзебезнең Кайбыч районында, Олы Тәрбит авылында, зур Ярминкә бәйрәме үткәрелә. Анда халык гореф-гадәтләре, җыр-биюләребез һәм кунакчыллыгыбыз киң күрсәтелә. Шулай ук без районда уза торган Сабантуй, Питрау һәм башка бәйрәм концертларында да керәшен мәдәниятен чагылдырган чыгышларыбыз белән даими катнашып киләбез.
Ике елга бер тапкыр үткәрелә торган «Туым җондызы» бәйгесендә дә яшь артистларыбыз сынатмый. Яшь башкаручыбыз Екатерина Матвеева бер генә бәйгене дә калдырмыйча, һәрвакыт уңышлы чыгыш ясый һәм I, II, III дәрәҗә дипломнарга лаек була. Мәктәп ансамбльләребез дә зур уңышларга ирешә: 2024 елда «Инешкәй» ансамбле Гран-при яулады һәм матди базасын, костюмнарын яңарту өчен 100 мең сумлык грант отты.
Фольклор ансамбльләре актив эшли
Гореф-гадәтләрне өлкәннәрдән яшьләргә тапшыру безнең өчен аеруча мөһим. Бу юнәлештә Хуҗа Хәсән һәм Иске Тәрбит авылларының мәктәп фольклор ансамбльләре актив эшли. Балалар белән укытучыларыбыз Светлана Альбертовна Бартязова һәм яшь белгеч Анита Давыдова шөгыльләнә.
Аерым алганда, 2024 елдан Иске Тәрбит мәктәбендә «Алан» төркеме эшләп килә. Аның төп максаты — балаларны керәшен халкы мәдәнияте белән якыннанрак таныштыру. Беренче чыгышлары керәшен биюеннән башланып киткән иде, ул чакта төркемдә нибары 6 кыз һәм 1 малай иде. Хәзер исә биредә егермедән артык бала — 16 өлкәнрәк һәм 8 кече яшьтәге укучы бик теләп шөгыльләнә. Алар биергә, җырларга өйрәнәләр, йолаларыбызны үзләштерәләр. Быел да яңа керәшен биюен бәйгегә әзерлиләр.
«Мин һәрбер укучым белән горурланам, һәрберсен яратам. Хәлемнән килгәнчә, керәшен халкы турында белгән белемнәремне яшь буынга тапшырырга тырышам», — ди Анита Давыдова. Шундый тырыш, милләтҗанлы яшьләребез булганда, гореф-гадәтләребез югалмас дип ышанабыз.
Мәдәни мирасны фәнни яктан өйрәнү һәм теркәп калдыру юнәлеше
Шулай ук без матди булмаган мәдәни мирасны фәнни яктан өйрәнү һәм теркәп калдыру юнәлешендә дә зур эш башкарабыз. Мәсәлән, Иске Тәрбит күпфункцияле үзәгендә Казан дәүләт мәдәният институты профессоры Алсу Рәшит кызы Еникеева, «Таткультресурсцентр» дәүләт бюджет учреждениесенең фәнни һәм нәшрият эшчәнлеге буенча директор урынбасары Гөлназ Марс кызы Латыйпова, шулай ук институтның магистрантлары һәм бакалаврлары катнашында фольклор-этнография экспедициясе узды. Очрашуда Иске Тәрбитнең «Сәүдияр» халык фольклор ансамбле һәм Хуҗа Хәсәннән «Миләшкәй» ансамбле керәшеннәрнең традицион йола элементларын, борынгы җырларын һәм такмакларын күрсәттеләр.
Галимнәр һәм студентлар бу фольклор үрнәкләрен, традицион киемнәр һәм көнкүреш әйберләре турындагы мәгълүматларны киләчәк буыннар өчен электрон чыганакларга теркәп калдырачаклар.
Социаль һәм патриотик эшкә дә зур игътибар бирәбез. Керәшен авыллары халкы илнең уртак бурычларыннан читтә калмый. Ветераннар советын, олы яшьтәге апа-абыйларыбызны һәм барлык авыл халкын аерым билгеләп үтәсем килә: алар зур җылылык һәм фидакарьлек белән махсус хәрби операция зонасындагы егетләребезгә даими ярдәм итәләр — җылы бияләйләр, оекбашлар бәйлиләр, маскировка челтәрләре үрәләр, азык-төлек һәм иң кирәкле әйберләрне туплап җибәрәләр. Шулай ук өлкән буын белән даими элемтәдә торабыз, хезмәт ветераннарын һәм тыл хезмәтчәннәрен хөрмәтлибез.
Мәгълүмати һәм туган якны өйрәнү эшен дә әйтмичә мөмкин түгел. Кайбыч керәшеннәре тормышы турында республика укучылары «Туганайлар» һәм «Кайбыч таңнары» газеталары аша даими белеп тора. Моның өчен Хуҗа Хәсән ветераннар советы рәисе Ольга Михайловна Бояринага аерым рәхмәт белдерәсем килә — ул «Туганайлар» газетасына күңелгә үтеп керерлек очерклар һәм мәкаләләр язып, якташларыбызның язмышларын һәм традицияләребезне тарих өчен саклап кала.
Йомгаклап шуны әйтәсем килә: 2027 елга планнарыбызда — мәктәп һәм өлкәннәр фольклор коллективларына ярдәм итүне дәвам итү, республика фестивальләрендә һәм районда үтә торган бәйрәмнәрдә тагын да активрак катнашу, шулай ук Кайбыч районында керәшен мәдәниятен үстерү өчен грант ярдәме җәлеп итү. Балалар һәм яшьүсмерләр белән тирәнтен эшләү һәм олы апа-абыйлардан күбрәк материал туплап калу. Безнең Мәлки ягы керәшеннәре үзенчәлекле һәм аның тарихы да бай.
Нет комментариев