Җараулы Изге Ана Мария Египетскаяның гыйбрәтле тормышы
Олы уразаның элекеге (беренче) һәм бишенче атналарында Изге Мария Египетскаяны Андрей Критский белән бергә искә төшерәләр
Җараулы Мария Египетская 12 яшендә өйдән килеп, азгын тормыш белән яши. Нәпесен тыя белми, шакшылана. Шул җазыклары өчен чиркәүгә дә керә алмый. Бервакыт ул, Иисус Анасы Марияның төсен күреп, аңына килеп, чулгә тәүбә итәргә китә. Шунда ярты гасыр ялгызлыкта, ураза тотып, теләк итеп яши. Изге исеме ала. Җараулы Мария Египетскаяның гыйбрәтле тормышы турында түбәндәге язма сөйли.
Иисус Христос туганнан соң 500 еллап үткәч, Палестинада бер монастырда Зосима атлы карт торган. Яшьтән үк ул шул монастырда үскән икән. Зосима уразаны нык тоткан, теләкне һич тә калдырмаган, гомерен бик сак торып уздырган. Җиде атна уразаның элекеге атнасында, кече атна көнне андагы монахлар монастырдан чыгып, буш кырга барып, аулакта ураза тотып, теләк итәргә китәләр икән. 527 елда Зосима да келәү итәргә дип, Ирдан суы буендагы буш кырга барып, 20 көнләп торган.
Бер тапкыр ул келәү келәү итәргә дип туктап торган чагында, бер кешене күргән. Бу кем икән, дип, Зосима аның артыннан бара башлаган, тик ул кеше аны җиткермәгән. Бара торгач, бер кипкән чишмә елгасына җиткән дә Зосима кычкырып әйткән: “Әй, адәм, мине көт әле”.
Шуннан соң ул аваз ишеткән: “Әй, Зосима әтей, минем артымнан килмә, әгәр дә мине бәхилләсең килә икән, элеке үзеңнең өс киемеңне салып миңа ыргыт; мин бик ярлы хатын, бу буш кырда йөри-йөри минем киемнәрем череп беттеләр”.
Бу минем исемемне кайдан белә икән, дип, Зосиманың исе киткән, аннары аңа өстендәге киемен салып ыргыткан. Хатын шул киемне кигән дә, Зосима янына килеп, аягы астына егылып әйткән: “Әй, әтей, мине бәхиллә”.
Зосиманың күңеленә шик килеп, аңа әйткән: “Син бер-бер төрле җен түгелме? Әллә күземә күренәсеңме”. Хатын әйткән: “Юк, мин җен түгел, күзеңә дә күренмим, әммә мин бик ябык һәм җазыклы хатын”. Зосима әйткән: “Син үзең кайдагы буласың, ничек кеше икәнеңне миңа әйтсана”. Катын: “Мин тормышымны әйтергә оялам, шуңа күрә әйтәсем килми”, - дигән. Зосима шунда: “Мин җазыклыдан ник ояласың, әйтә күрсәнә, тормышыңны белием”, - дигән.
Хатын сөйләп киткән: “Минем туган җирем Египетта. 12 яшь тугач, мин әти-әни йортыннан Александрия каласына качтым. Бу бик бай, матур калада, җыен азгын халык арасында мин үземне бик купшы йөрттем. 17 яшемдә үземнең бар кордашларыма билгеле булдым, кыйланмаган эшем һич тш калмады, азгынлыкка да бик бирелеп киттем, усал нәпесемне һич тә тыя алмадым. Бер тапкыр урак өстендә диңгез буена төркем-төркем барган кешеләрне күрдем; күргәч, алар кая бара дип, мин берәүдән сорадым. Ул миңа: “Алар Иерусалимга, Ходай кадакланган качны торгызган көнгә бәйрәмгә баралар”, диде. Шуннан ара мин алар артыннан йөгереп җиттем дә, аларга көймәгезгә утыртып, мине дә алып барсагыз, дидем. Аннары алар мине утырттылар. Көймәдә халык арасында баруы миңа бик күңелле булды. Иерусалимга барып җиткәнче җиткәнче мин уйнап, көлеп, азгын җырулар җырлап, бик олы җазыклы эшләр кылып, халыкны ахдырып бетердем. Иерусалимга барып җиткәч тә, шул азгын нәпесемне тыя алмадым.
Бер тапкыр калада йөри торгач, чиркәүгә бик күп кеше кергәнен күрдем. Алар артыннан мин дә чиркәү ишеге төбенә барып, чиркәүгә кермәкче булган идем, тик ишектән керә алмый аптырадым; керим-керим, диеп, тырышып хәлем бетте. Шуннан ары мин ишекнең бер җагына барып утырдым да, уйга төшеп үз-үземә әйттем: минем бу чиркәүгә керә алмаганлыгым нилектән икән, минем күкләр керәләр дә баса, дидем. шулай дип уйлап утыра торгач, котылу яктысы уемны ачылдырганлыктан кылган җазыкларыи исемә килеп төштеләр, шул эшләрем мине чиркәүгә кертмәгәннәрен тойдым. Бик озак елагач, күзем күтәреп караган идем, Изге Кыз Марияның төсен күреп, Аңан чын күңелемнән инәлеп әйттем: “Әй, Изге Кыз Мария, мин үземнең бик җазыклы икәнемне беләмен, мин Синең төсеңә карарга да тиешле түгел. Синең Улың Иисус җазыкларны коткарыйм, дип, җиргә килгән, бар кешеләрдән дә җазыклырак мин мәндәңә дә шушы чиркәүгә кереп, андагы Коткаручыбыз кадакланган кадерле качны күреп, аңар башырып чыгарга миңа булыша күрсәнә. Әгәр дә бу кодрәтне күрергә мине тиешле күрсәң, мин бу азгын тормышымны ташлап, Син кушкан җиргә барыр идем”.
Шуннан ары мин дерелдәп, калтырап ишек килеп җиттем дә һич бер азапсыз чиркәүгә кердем. Анда Ходай кадакланган качка башыргач, тагы элеке инәлгән Изге кыз Мария төсе каршысына килеп, чын күңелемнән инәлеп әйттем: “Әй, тазадан-таза Изге Кыз Мария, мин тиешсезгә Син Үзеңнең зур кодрәтеңне күрсәттең, нихәтле азапланып, нихәтле тырышыпкерә алмаган чиркәүгә мин тиешсез мәндәңне керергә тиешле күрдең. Инде авызымнан чыгарып әйткәнемне җиренә китерергә Син Үзең миңа булыша күр, тәүбә итеп җазыкларыма үкенергә миңа тыныч урын үзең күрсәт”.
Шуннан ары мин: “син Иордан буена бар, шунда җаныңа тынычлык табарсың”, дигән аваз ишеттем. Бу тавышны ишеткәч, мин Ходай кушкан җиргә барырга чыктым, юлда өч бөтен икмәк сатып алдым.өч көн барганнан соң, Иоанн пәгәмбар исеменә салынган монастырга җитеп, Христосның кадерле Тәненнән, кадерле Каныннан өлеш алгач, Ионраднның икенча ягына чыгып, Изге кыз Марияга инәлеп, гел буш кыр белән киттем. Шулай итеп төрле нәпеслек җиреннән качып, кешене аздыра торган төрле тәмле ашамлыкларны, тәмле эчемлекләрне ташлап, Алла ризыгын алырга дип шушы буш йөримен”.
Изге Зосима аңар әйткән: “Син монда күптән килдеңме?” Мария аңар әйткән: “минем монда килүемә инде 47нче елым”.
Зосима Марияга: “Соң син монда ни ашап , ни эчеп тордың?” – дигән. Мария аңар: “мин монда бары ике бөтен җарым икмәк алып килдем, шул икмәкләремне ашап бетергәч, агач тамырлары кимереп, үләннәр ашап туенып тордым”, - дигән.
Египеттәге ашау-эчүемә исем китеп, хзәер шушы гомергә чаклы монда аәапланып тордым. Яшь чагымда тәмле аракыларны, әйбәт эчемлекләрне су урынына эчә торган идем, әммә монда тегеләй суга да күп тапкыр аптырап йөргәләдем. Усал нәпесәләрем, азгын уйларым, элекеге гомерем исемә төшеп, җанымны бик борчыдылар, бик йөдәттеләр. Барытик теләк аркылы гына боларны җиңдем, туктаусыз иман әйтеп кенә азгын уйларны үземнән кудым.
Озак-озак келәү иткәннән, күп тапкыр хәлем бетеп, җиргә егылып яткаладым, шулай азаплана-азаплана, бар күк киемнәрем череп беттеләр, тәнем агач кайрысы күк булды, бар җирем көеп, җанып бетте. Барысыннан да бигрәк мине азгын нәпес бик борчыды, 17 елга чаклы күңелемнән шул уй китеп бетмәде, тик 17 елдан соң гына җаным да тәнем дә бу эштән тынычландылар. Инде әтей, минем өчен Аллабыз Христоска инәлә күр, Ул мине Үзенең кадерле Тәненнән, Каныннан өлеш алырга тиешле итсен иде. Мин бу буш кырга килгәндә Иоанн пәгәмбар исеменә салынган монастырда өлеш алган идем, шуннан бирле бу арыу Җәшеректән өлеш алырга мин тиешле булмадым әле, шуңа күрә сиңа үтенәмен: син олы көн алдындагы кече атна көнне шушы урынга килеп миңа арыу Җәшерекләрдән өлеш алдырчы, дигән. Аннары Мария тагы әйткән: "Әй, изге Зосима әтей, хәзергә әйтәсе сүзем бетте, инде мине бәхиллә дә син дә юлыңнан китим". Шуннан ары алар күрешеп аерылышканнар.
Зосима җиде атна уразаның башында саулыгы булмаганлыктан, теләк итеп торырга буш кырга бара алмаган, тик уразаның калдык атнасында гына Иордан буена киткән. Анда ул Марияны көтеп, бик озак утырган. Аннары көзен күтәреп караган икән, Марианы Иорданның икенче ягында күргән. Мария да аны күреп, җәяүләп, Зосима катына чыккан. Аннары арыу Җәшеректән өлеш алып, күзләрен күккә таба күтәреп әйткән: "Әй, Ходай, мин бәндәңне тынычландырып җибәрәсең". Шуннан ары Мария Зосимага әйткән: "Әй, әтей, син киләсе елга тагы минем яныма килче, Ходай синең белән мине тагы бер күрештерергә тели".
Сүз куешкан көннәре килеп җиткәч, Зосима тагы Иордан суы буена барган. Мария белән элек очрашкан урыннарына килеп җиткәч, ул аны таба алмыйча, бик озак эзләп йөргән. Бу кая китте икән дип, изгене эзләп йөргән чагында, аның ком өстендә үлеп яткан тәнен күргән. Мария кулларын келәү итәргә тоткандагы күк тоткан көе үлгән.
Зосима Марияне тере көе очрата алмаганына бик үкенгән, калдык сүзләрен ишетмәдем, ни атлы икәнен дә сорамадым, дип бик көяләнгән, изге тәнен кая куярга да белмим, дип, бик йөдәп торган. Шулай дип уйлап торган чагында, Зосима изгенең баш очында комга язган язуын күргән. Ул язуны Изге ана Мария исән чагында үзе язып куйган икән. Язуны ул болай дип язган: "Әй, Зосима әтей, мин җазыклы бәндә Марияның тәнен шушы урынга күм, мин апрельнең 1ндә бу дөньядан күчтем".
Изге Зосима кулыннан өлеш алган көнне Ходайга җанын биргән. Бу эш биш йөз дә утызынчы елны булган.
Зосима бер агач алып, Марияга кабер казырга ябышкан, мин бу агач белән күпме казырмын, кайчан казып җиткерим дип, бик кайгырып тора икән, кинәт бер арыслан килеп, Марияның табан астын ялый башлаган. Аны күргәч, Зосима бик курыккан. Аннары арыслан Зосиманың аягы астына башырып, кеше елаган шикелле елымсырап торган. Зосима арысланга әйткән: "Син мина шушы урынга кабер казып бирче". Зосима әйтүе белән, арыслан кабер казый башлаган. Изге Зосима Марияның тәнен бик кадерләп шул кабергә күмгән. Марияны күмгәч, арыслан аның кабере өстендә елап торган күк торган, аннан аерылып китәсе килми йөргән.
Шуннан ары Зосима, Изге Ана Мария белән калдык тапкыр бәхилләшеп, үлгән кешегә укыла торган иманнарны укып бетергәч, үз монастырына кайтып киткән.
"Изгеляр тормошо" кенәгәсеннән алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев